Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ишегалларында күңелле бәйрәмнәр дәвам итә

Азнакайда инде өченче ел рәттән күпфатирлы йортлар ишегалларында күңелле бәйрәмнәр оештырыла. Аның чираттагысын «Безнең йорт» торак милекчеләре ширкәте уздырды. Чарада район җитәкчелеге, төрле оешма, учреждение вәкилләре катнашты. Шәһәребезнең Ленин урамындагы ике катлы йортларда яшәүчеләр муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән кара-каршы утырып сөйләште, тәкъдим-гозерләрен җиткерде. Ишегалдында элеккедән калган гараж биналарын...

Азнакайда инде өченче ел рәттән күпфатирлы йортлар ишегалларында күңелле бәйрәмнәр оештырыла. Аның чираттагысын «Безнең йорт» торак милекчеләре ширкәте уздырды. Чарада район җитәкчелеге, төрле оешма, учреждение вәкилләре катнашты.

Шәһәребезнең Ленин урамындагы ике катлы йортларда яшәүчеләр муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән кара-каршы утырып сөйләште, тәкъдим-гозерләрен җиткерде. Ишегалдында элеккедән калган гараж биналарын сүтү, балалар өчен заманча уен корылмаларын урнаштыру, җылылык сезоны белән бәйле һәм башка мәсьәләләр күтәрелде, җаваплы оешмаларга тиешле күрсәтмәләр бирелде.


- 1956 елда салынган бу йортларга капиталь төзекләндерү уздырылды, фәкать икесе генә программага керми калган иде. Аларны киләсе елда яңартырга планлаштырабыз, - дип билгеләп үтте Марсель Шәйдуллин. Ул район һәм шәһәр үсеше, соңгы елларда башкарылган эшләр, ирешкән уңышлар белән таныштырды.


- Татарстанның иң яхшы районнары рейтингында Азнакай 8 нче урынны алып тора, ә өч ел элек ул 32 нче урында иде.

Бу - Азнакай халкының уртак казанышы. Әлбәттә, без зур шәһәрләр белән ярыша алмыйбыз, шулай да якын киләчәктә беренче бишлеккә керү исәбе бар, - дип белдерде район башлыгы.


- Йортларыбыз тирәли отмосткалар салынды, юллар төзекләндерелде, ишегаллары яңартылды, коймаларны алыштырырга ниятлибез. Безнең халык дус, бердәм, шуңа күрә урамнарыбыз да матур, чиста, гөлчәчәккә күмелеп утыра. Киләчәктә дә шулай булсын, - ди «Безнең йорт» торак милекчеләре ширкәте рәисе Сәгыйрь Гомәров.


Бәйрәм кызыклы уен-бәйгеләр белән үрелеп барды, күргәзмәгә нәтиҗәләр ясалды. Халык учакта кыздырылган ит, кайнар чәй һәм татлы ризыклар белән сыйланды. Көндәлек эштән арыган, талчыккан күңелләргә ямь өстәп, район үзешчәннәре халыкка матур җырларын бүләк итте, аларга кушылып олысы-кечесе биеде, күңел ачты. Бәйрәмдә йорт буенча җаваплы итеп билгеләнгән апа-абыйларны, актив кешеләрне бүләкләделәр.

Айгөл ШӘРИПОВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай ишегалларында күңелле бәйрәмнәр дәвам итә