Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай инвалидлар җәмгыяте мохтаҗларга кием җыюны дәвам итә

Амур өлкәсендә су басудан зыян күрүчеләргә кием-салым җыюда безнең инвалидлар оешмасы да үз өлешен кертте. Шул ук вакытта үзебезнең районда яшәүче мохтаҗларны да онытмадык. Тотылган, әмма чиста, пөхтә киемнәрне әле бүген дә бик теләп алып китәләр. Нишлисең, төрле тормыш хәлендәге кешеләр бар. Берәүләр затлы тунда кыш чыкса, кемнеңдер газиз баласы...

Амур өлкәсендә су басудан зыян күрүчеләргә кием-салым җыюда безнең инвалидлар оешмасы да үз өлешен кертте. Шул ук вакытта үзебезнең районда яшәүче мохтаҗларны да онытмадык.


Тотылган, әмма чиста, пөхтә киемнәрне әле бүген дә бик теләп алып китәләр.

Нишлисең, төрле тормыш хәлендәге кешеләр бар. Берәүләр затлы тунда кыш чыкса, кемнеңдер газиз баласы резин итектә кар ерырга мәҗбүр. Шуңа күрә дә инвалидлар җәмгыятендә кием-салым җыю дәвам итә. Кемнең дә булса күңелен әз генә җылыта алабыз икән, эшебез юкка түгел димәк.


Хөрмәтле азнакайлылар! Өегездә артык өс һәм аяк киемнәре бар икән, алып килегез! Без аларны кабул итеп, мохтаҗларга өләшербез.


Илсөяр Закиров,

Азнакай инвалидлар җәмгыяте рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай инвалидлар җәмгыяте мохтаҗларга кием җыюны дәвам итә