Азнакай игенчеләре аяз сәгатьләрнең һәр минутын нәтиҗәле файдалана
Нәкъ җырларда җырланганча: "Килә ява, килә ява, ияләнде бер болыт", - диярсең. Көн саен яуган яңгырлар урып-җыю эшендә шактый авырлыклар тудырды. Районыбыз игенчеләре чык булмаган, аяз сәгатьләрнең һәр минутын нәтиҗәле файдаланып, бар мөмкинлекләрне кулланып, урып-җыю эшләрен башкара. Урып-җыю эшләре белән тәңгәл рәвештә чиста пар җирләре эшкәртелә, терлек азыгы хәзерләнә. Бүгенге...
Нәкъ җырларда җырланганча: "Килә ява, килә ява, ияләнде бер болыт", - диярсең. Көн саен яуган яңгырлар урып-җыю эшендә шактый авырлыклар тудырды. Районыбыз игенчеләре чык булмаган, аяз сәгатьләрнең һәр минутын нәтиҗәле файдаланып, бар мөмкинлекләрне кулланып, урып-җыю эшләрен башкара.
Урып-җыю эшләре белән тәңгәл рәвештә чиста пар җирләре эшкәртелә, терлек азыгы хәзерләнә. Бүгенге көндә бер баш шартлы терлеккә 16 центнер азык берәмлеге туры килә. Азнакайлылар терлек азыгы хәзерләү буенча беренче өчлектә баралар.
Көне елны туйдыра торган кызу урак чорында районда булган бөтен мөмкинлекләрне туплау көн таләбендәге мәсьәлә. Барыбыз да бердәм булып эшләгәндә, өстәлләребез икмәкле булыр.
Азнакайда урып-җыюның барышы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 23 июльгә алынган мәгълүматларда ачык чагылыш таба.
Хуҗалык исеме, җитәкчесе |
Теземнәргә салынган бөртекле культуралар |
Сугылган бөртекле культуралар, гектарларда |
Сугылган бөртекле культуралар, центнерларда |
Бер гектардан алынган уртача уңыш, центнерларда
|
«АФ «Азнакай» ҖЧҖ, Илгиз Мөслимов |
1540 |
1380 |
38640 |
көзге бодай - 26, көзге арыш - 30 |
«Кәримов Ф.Р.» КФХ, Фәнүс Кәримов |
795 |
470 |
14100 |
көзге бодай - 27, көзге арыш - 35 |
«Союз-Агро» ҖЧҖ, Хәлил Шәмсимөхәммәтов |
730 |
690 |
19320 |
көзге арыш - 34, арпа - 25 |
«Марс» ҖЧҖ, Рамил Зарипов |
670 |
460 |
12880 |
көзге бодай- 28, көзге арыш - 30 |
«Чалпы» ҖЧҖ, Илгиз Сабуров |
300 |
190 |
5130 |
көзге бодай - 26, көзге арыш - 28 |
«Мөстәкыймов ис.» ҖЧҖ, Рафаэль Шафыйгуллин |
200 |
150 |
3150 |
көзге бодай - 21 |
«Тукай» ҖЧҖ, Габделәхат Рәфыйков |
175 |
150 |
4050 |
көзге бодай - 27 |
Урып-җыюда артта калучы хуҗалыклар
«Таллы Бүләк» АХҖК һәм «Кәлимуллин И.А.» КФХ - бөртекле культураларны урып-җыю темплары түбән.
«Туйкә» ҖЧҖ - урып-җыю эшләрендә артта кала, бигрәк тә борчак культурасын югалталар.
«Агро «ТНГС-И» ҖЧҖ - урып-җыю темпы юк, комбайнчылар запас частьләр көтеп яталар.
Алдынгы комбайнчылар
Ленар Ситдыйков - «Союз-Агро» ҖЧҖнең Актүбә бүлеге, "Нью-Холланд СХ-8080" комбайны белән 2074 центнер;
Динар Минибаев - «Союз-Агро» ҖЧҖнең Актүбә бүлеге, "Нью-Холланд СХ-8080" белән 1959 центнер;
Илгиз Шәрәфиев - «АФ «Азнакай» ҖЧҖ, Сукаеш бүлеге, "АКРОС-530" белән 1915 центнер;
Илдар Хәйруллин - «Марс» ҖЧҖ, "АКРОС-580" белән 1710 центнер;
Данил Абдуллин - «Кәримов Ф.Р.» КФХ, "Нью-Холланд" белән 1710 центнер ашлык суктырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев