Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай җиңел атлетларына резина йөгерү юлы булган универсаль спорт комплексы кирәк

"Көчле буласың килсә - йөгер, матур буласың килсә - йөгер, акыллы буласаң килсә - йөгер", - дигәннәр борынгы Элладада. Спортның бу төре гади һәм һәркемнең көченнән килердәй. Шуңа күрә дә җир шарында 100 миллионнан артык кеше сәламәтлекне ныгытуның шушы юлын сайлаган. Җиңел атлетиканы "Спортның ханбикәсе" дип тә йөртәләр. Мәктәп программаларында...

"Көчле буласың килсә - йөгер, матур буласың килсә - йөгер, акыллы буласаң килсә - йөгер", - дигәннәр борынгы Элладада. Спортның бу төре гади һәм һәркемнең көченнән килердәй. Шуңа күрә дә җир шарында 100 миллионнан артык кеше сәламәтлекне ныгытуның шушы юлын сайлаган. Җиңел атлетиканы "Спортның ханбикәсе" дип тә йөртәләр.

Мәктәп программаларында да җиңел атлетикага сәгатьләр күбрәк бирелә. Ә районыбызда истәлекле вакыйгалар һәм көннәр уңаеннан кросслар үткәрү традициягә әверелде.

Шәһәребезнең 6, 7, 8 нче, Актүбәнең 1 нче мәктәпләре базасында "Лидер" һәм "Барс" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең җиңел атлетика буенча бүлекләре төркемнәре эшли. Язын-көзен занятиеләр ачык һавада узса, кышын укучылар спорт залларында шөгыльләнәләр.

Район хакмияте инициативасы белән 2010 елда җиңел атлетика район федерациясе оештырылды. Аны сәламәт тормыш яклы, җиңел атлетиканы яратучы "Азнакай "Нефтемаш" зваводы" җәмгыяте генераль директоры Марат Гайсин җиткәли. Аның уң кулы - спорт ветераны Шаһван Вәлиев. Федерация оештыру шәһәрдә һәм районда җиңел атлетиканы популярлаштыруда яңа мөмкинлекләр ачты.

Алга планнар билгеләнде, финанслау чыгымнары расланды. Бөтенроссия һәм республика ярышларында җиңү яулаучыларга ел саен тантаналы шартларда махсус тамгалы экипировка тапшырыла. Балаларны ярышларга алып бару өчен ферерация транспорт белән тәэмин итә.

Башкарылган эшләр уңай нәтиҗәсен дә бирде: Илнар Габидуллин, Светлана Ананьева, Виктория Бәхтиярова, Искәндәр Илалетдинов Татарстанның олимпия резервы училищесына чакырылдылар.

Соңгы елларда Айнур Илаев, Рафаэль Сәгъдиев, Илнар Вәлиев, Илназ Шәрифуллин, Диана Кашапова, Динара Ганиева, Искәндәр Илалетдинов, Айнур Шиһапов, Алмаз Әфәндиев, Александр Дементьев, Раушан Вахитов Бөтенроссия ярышларында җиңүче һәм призерлар булдылар.

Җиңел атлетика манежларында ел дәвамында шөгыльләнүче командалар белән көч сынашу елдан-ел авырлаша. Шәһәребезгә дә резина йөгерү юлы булган универсаль спорт комплексы кирәк. Ул чагында кечкенәдән алып өлкән яшьтәгелрне дә спортның бу төренә киңрәк тартып, ил һәм республика күләмендәге ярышлар үткәреп булыр иде.

Фарварис Ильясов һәм Илһам Салифов, җиңел атлетика буенча тренерлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай җиңел атлетларына резина йөгерү юлы булган универсаль спорт комплексы кирәк