Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай хәйриячеләре республика бәйгесендә җиңү яуладылар

Җөмһүриятебездә "Ел хәйриячесе" республика бәйгесен уздыру матур традициягә әйләнде. Ел саен узучы әлеге бәйгедә республика һәм үз районының икътисади, сәяси үсешенә зур өлеш керткән, авыр тормыш шартларында яшәүчеләргә ярдәм кулы сузган хәйриячеләр катнаша. Шәфкатьлелек - ул республика дәүләт сәясәтенең аерылгысыз өлеше. 25 мартта мәркәзебез Казан шәһәренең "Корстон" күңел ачу сәүдә...

Җөмһүриятебездә "Ел хәйриячесе" республика бәйгесен уздыру матур традициягә әйләнде. Ел саен узучы әлеге бәйгедә республика һәм үз районының икътисади, сәяси үсешенә зур өлеш керткән, авыр тормыш шартларында яшәүчеләргә ярдәм кулы сузган хәйриячеләр катнаша. Шәфкатьлелек - ул республика дәүләт сәясәтенең аерылгысыз өлеше. 25 мартта мәркәзебез Казан шәһәренең "Корстон" күңел ачу сәүдә үзәгендә Татарстан лидеры, шәфкатьлелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советы рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында "Ел хәйриячесе - 2014" республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләр арасында Азнакай районыннан Айрат Хафизов һәм Флера Исламованың да булуы безнең өчен зур горурлык.

Бәйгенең "Физик затлар" номинациясендә җиңү яулаган Флера Яхъя кызының игелекле гамәлләрен санап кына да бетерерлек түгел. Озак еллар дәвамында Сәпәй авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән, зур оештыру сәләтенә ия, һәр эштә башлап йөрүче лидер ул. Лаеклы ялга чыккач та, Флера ханым оныкларына оекбашлар бәйләп өендә тыныч кына утырмый. Кайчандыр перспективасыз дип табылып, югалган авыллар рәтенә кереп килүче туган авылы Мачаклыбашка кайтып төпләнә. Флера Исламованың тырышлыгы нәтиҗәсендә кече авыл яңа сулыш ала. Авылдашларын туплап, оештырып авылны яшәтү өчен бар тырышлыгын куя. Бүгенге көндә биредә бар уңайлыклар бар: газы, суы кергән, зур күпергә ремонт ясалган, үзәк урамга асфальт салынган.

Флера Яхъя кызына кем әле пенсия яшен бирә, аның изге эшләре яшьләрне дә уздыра. Һәр елны авылда шаулап-гөрләп узган Сабан туйлары, өлкән яшьтәгеләр көне, кече авыл бәйрәмнәре дисеңме? Һәрбарчасында башлап, оештырып йөрүче Флера ханым. Бәйрәмгә җыйналучылар, килгән кунаклар - һәммәсе аның кече генә өенә сыя, өстәл ябыла, тәм-томнар куела. Узган ел бу авылга 95 ел тулды. Биредә дә, әлбәттә, Флера ханым башлап йөри. Ул авылдашларының тарихын барлап, альбом төзи. Аның ярдәме белән оештырылган бәйрәм тантанасы да гөрләп уза.

Бүгенге көндә эшмәкәрләребездән башка тормышыбызны күз алдына да китерү мөмкин түгел. Алар районыбыз бюджетын тулыландырып торалар, яңадан-яңа җитештерү төрләре ачалар, район халкын эш белән тәэмин итәләр. Район күләмендә узган төрле бәйрәм-тантаналарны уздыруда, мохтаҗлар, сабыйларга иганәлечелек ярдәме күрсәтүдә дә эшмәкәрләребез башлап йөриләр. Илебездә эшмәкәрлекнең беренче көннәреннән үк тәвәкәлләп үз эшен башлап җибәргән эшмәкуарларыбызның берсе - Айрат Хафизов. Ул республика бәйгесенең "Шәхси эшмәкәр" номинациясендә җиңү яулады.

Халыкка ритуал хезмәт күрсәтү белән бәйле эшләр башкаручы "Хәтер" ҖЧҖ узган елда 700 мең сумга якын иганәчелек ярдәме күрсәткән. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы бәйрәменә хәзерлек чорында әлеге оешманың хезмәте аеруча зур әһәмияткә ия. Алар шәһәребезнең Җиңү мәйданынында һәм Мәлбагыш, Уразай авыл җирлекләрендә урнашкан Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлләрне ремонтлауда; батырлык үрнәге күрсәткән әфганчы егетләребезнең каберләренә ташлар куюда; районыбызның инвалидлар оешмасына ритуал хезмәт күрсәтүдә; Сабан туйларын уздыруда; спорт ярышларын оештыруда иганәчелек ярдәме күрсәткәннәр. Моннан кала төрле шәфкатьлелек фондларына да үз өлешләрен керткәннәр.

Игелек кылу элек-электән халыкта савап саналган, кылган игелек югалмый, үзеңә киредән әйләнеп кайта, дигәннәр. Туган, яшәгән җиребез игелекле кешеләрнең изге гамәлләре, иганәчелек ярдәме белән тагын да матурлана, үсә. Бар кеше дә изгелек кылса, дөньябыз тагын да матурланып, яктырып китәр иде.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай хәйриячеләре республика бәйгесендә җиңү яуладылар