Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай хәрби комиссары укучыларга хәрби вузларның өстенлекләре турында аңлатты

Айгөл ШӘРИПОВА, Фото http://mediaryazan.ru/ "Хәрби хезмәт - әрәмгә узган вакыт түгел, ә яхшы тормыш мәктәбе", - диде Азнакай районы һәм шәһәре буенча Татарстан хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы, подполковник Рәдиф Камалеев шәһәребезнең 5 нче мәктәбе укучылары белән очрашуда. Әңгәмә җитди әйберләр - ни өчен хәрби хезмәт кирәк һәм аңа ничек әзерләнү...

Айгөл ШӘРИПОВА,

Фото http://mediaryazan.ru/

"Хәрби хезмәт - әрәмгә узган вакыт түгел, ә яхшы тормыш мәктәбе", - диде Азнакай районы һәм шәһәре буенча Татарстан хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы, подполковник Рәдиф Камалеев шәһәребезнең 5 нче мәктәбе укучылары белән очрашуда.


Әңгәмә җитди әйберләр - ни өчен хәрби хезмәт кирәк һәм аңа ничек әзерләнү хакында барды. Рәдиф Камалеев булачак абитуриентларга хәрби вузларның өстенлекләре турында аңлатты:


- Гадәти югары уку йортына керсәң, торыр урын табарга һәм биш ел буена ата-ана җилкәсендә утырырга кирәк. Ә хәрби вуз курсантлары тулысынча дәүләт кайгыртуында: бушлай яшәү һәм ашаудан тыш, өлгерешең нинди булуга карамастан, 10 мең сум акча түләнә. Укып бетергәннән соң эш эзләп интегеп йөрмисең. Полиция участок уполномоченные күпме хезмәт хакы алганын беләсезме? - дип тә сорады.


Шунда ук бер укучы: "Утыз биш мең сум!" - дип җавап кайтарды.


- Законнар гел үзгәреп тора. Дәүләт хезмәтенә хәрби хезмәт үтмәгән егетләрне алмыйлар. Безнең хәрби комиссариатка килеп, вакытында армиягә бармаулары өчен үкенүләрен белдерүчеләр шактый. Әле күптән түгел генә 27 яшьлек бер егет тиз арада армиягә алуларын сорап килде, юкса хезмәтендә мәңге югары күтәреләсе түгел икән.

Кызганычка каршы, аның хезмәт итү яше чыккан, берничек тә ярдәм итә алмадык. Гомумән, үзенә кирәк булса, кеше армиягә бару өчен ниләр генә эшләми! - дип дәвам итте сүзен хәрби комиссар.

- Күзе начар күрү аркасында комиссияләнгән берәү башкаланың эре сәүдә компаниясендә эшли икән. Югарырак урынга күчерер өчен җитәкчелек аңа хәрби хезмәт үтү шартын куйган. Ул күзенә кыйммәтле операция ясатып, хәрби комиссариатка килде. Әмма окулист мөһерен сукмады, физик көчәнү аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип аңлатты.


Шуңа күрә Рәдиф Камалеев малайларга тормышларын берничә ел алга планлаштырырга киңәш итте.


- Спорт белән шөгыльләнегез, илгә сәламәт кешеләр кирәк. Киләчәгегезгә балта чапмас өчен, һәр гамәлегезне алдан уйлагыз. Кайчагында егетләр наркологтан белешмә алып килеп, үзләренең наркоман икәнен, армиядә хезмәт итмәячәген бик горур кыяфәттә белдерәләр. Андыйларны яхшы эшкә алмыйлар, машина йөртү хокукы бирмиләр. Әлеге юл белән алар үзләренең киләчәкләренә киртә куялар.


Бүгенге көндә Азнакай муниципаль районында 17 дән 27 яшькә кадәр 2500 гә якын кеше яши. Хәрби хезмәткә чакырылган 683 кешедән бары 84 е генә хәрби хезмәткә киткән. 121 кеше сәламәтлеге буенча комиссияләнгән. Рәдиф Камалеев хәзерге чакырылыш егетләренең сәламәтлеге өчен борчылуын белдерде:


- Әгәр дә элек йөз егетнең берсе китмәсә, хәзер - хәл башкачарак. Безнең бурыч - алга таба күңелсезлекләр булмасын өчен авыруларны ачыклау. Һәр дүртенче егеттә ашказаны җәрәхәте табабыз. Ә бит бу - өлкән яшьтәгеләр чире. Шулкадәр хәлгә җиткерерлек нәрсә белән тукланалар икән алар? - дип аптыравын белдерде хәрби комиссар. - Берсендә бик таза бәдәнле көрәшче егет медкомиссия уза алмады. Бер елдан соң аны танырлык түгел иде - ябыккан, аңа хәрби хезмәткә рөхсәт бирделәр.


Рәдиф Камалеев сүзләренә караганда, Азнакай хәрби комиссариатында һәр егеткә шәхси якын киләләр. Мәсәлән, инвалид аналарын тәрбияләүче дүрт егет армиягә җибәрелмәгән. Элек хөкемгә тартылганнар да хәрби хезмәт итүгә хокуксыз. Югары уку йортларында укучылар армиягә барудан кичектерелә. Кайберләре укуларын өзеп торып, армиягә үзләре теләп китәләр. Кайткач, читтән торып укуга күчәләр, эшкә урнашалар. Күп нәрсә гаиләгә бәйле.


Укучылар Рәдиф Камалеевка сораулар бирделәр, Казан вузларындагы хәрби кафедралар, хезмәт итү урынын сайлау мөмкинлеге белән кызыксындылар.


- Югары белем алганнар бер ел яки контракт нигезендә 2 ел хезмәт итә ала. Азнакайдан 25 егет гаиләләре, балалары белән контракт нигезендә хезмәт итәргә китте. Бишесе - Севастопольдә. Ялга кайтканда, хезмәтләреннән канәгать булулары, диңгезче булып, дөнья күрүләре турында сөйлиләр, - дип аңлатты Рәдиф Камалеев.


Ул укучыларга сәламәтлек теләде һәм тормышта дөрес юл сайлауларына ышанычын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай хәрби комиссары укучыларга хәрби вузларның өстенлекләре турында аңлатты