Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тымытык халык театры егерменче сезонын башлап җибәрде

Мәдәният йортының тамаша залында, кем әйтмешли, алма төшәрлек тә урын юк. Шулай булмый ни, сәхнәдә үзебезнең артистлар ич. 20нче сезонын театрыбыз Ф.Садриевның "Җәмиләнең җенләнүе" комедиясе белән башлап җибәрде. Халык театры исеме коллективка 2004 елның 20 февралендә бирелде. Гәрчә, үзешчәннәребез сәхнәдә инде шактыйдан. Без бәләкәй чакларда әти-әниләрнең сөйләгәннәре истә. Сугыш чоры,...

Мәдәният йортының тамаша залында, кем әйтмешли, алма төшәрлек тә урын юк. Шулай булмый ни, сәхнәдә үзебезнең артистлар ич. 20нче сезонын театрыбыз Ф.Садриевның "Җәмиләнең җенләнүе" комедиясе белән башлап җибәрде.

Халык театры исеме коллективка 2004 елның 20 февралендә бирелде. Гәрчә, үзешчәннәребез сәхнәдә инде шактыйдан.


Без бәләкәй чакларда әти-әниләрнең сөйләгәннәре истә. Сугыш чоры, аннан соңгы авыр елларда ятимнәрнең, ач-ялангачларның күңелләрен юатып элеккеге агач клубта Миңневафа Кәрәмова, Шакирә Ихсанова, Бөек Ватан сугышы ветераннары Ясир Закиров, Хәй Гәрәев (алар инде мәрхүмнәр), атаклы гармунчы Рәфәгать Хикмәтуллин (мәктәп, балалар бакчасында, клубта эшләгән ветеранны олы хөрмәт иеп яшибез) халыкка хезмәт иткәннәр.

-16 яшемдә спектакльдә уйный башлап, гомерем буена сәхнәдә яшәдем, - дип искә ала Сәкинә апа Исхакова. - "Миңлекамал", "Шәмсекамар", "Изге амәнәт", "Кайту" кебек спектакльләрдә төп рольләрне башкарырга туры килде.

Азнакай халык театрының мәһшүр артистлары мәрхүм Шагали Усманов, аның тормыш иптәше Нәсимә апа да иҗатка тәүге адымнарын Тымытыкта башлап җибәргән.

Шул чорлардан соң шактый туктап торган театр эшчәнлегенә 1991 елда мәдәният йорты директоры итеп билгеләнгән Раушания Идрисова кабаттан җан өрә. Г.Камалның "Беренче театры" белән җанланып киткән коллектив елдан-ел яңа уңышлар яулый. Ф.Садриевның "Тозлы бал", Т.Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектакльләре кат-кат куела, кыска гына вакыт эчендә үзешчәннәр халык мәхәббәтен яулый. Х.Вахитның "Мәхәббәтең чын булса", К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл"е азнакайлыларны әсир итә. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре, җитәкчеләре мәрхүм Маис Вәлиев, Гата Ялалов, Азат Галимов, Зөлхия Миңнеханова тымытыклыларга киңәш-фикерләрен җиткереп, иҗатка дәрт үстереп торалар.

Үзешчәннәрнең "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакленә башкаладан автор үзе - Туфан Миңнуллин килде. Иҗатыбызга югары биреп, артистларга гримм һәм сакаллар бүләк итте. Ә.Еникийның театрыбыз сәхнәләштергән "Әйтелмәгән васыять» әсәрен дә халык бик җылы кабул итте. Район җитәкчелеге тарафыннан 50 000 (?) сумлык сертификатка да ия булдык.

"Җәмиләнең җенләнүе"ндә авторга хас гадилек, тормышның ничек бар-шулай чагылышы. Ул халыкны рәхәтләнеп көлдерде дә, кайнана-киленнәргә гыйбрәт тә булды. Җәмилә киленне уйнаган Л.Идрисова, "кайнанасы" Ф.Исламова, "гайбәтче Гыйльменисә карчык" Г.Гыйздатуллина әйтерсең лә Бермут өчпочмагында.
Кайнана киленнән, килен кайнанадан зарланып, гайбәтче Гыйльменисәгә моң-зарларын сөйлиләр. Карчык боларның барсын бутап, күршеләре Хәсби карт (И.Әхмәтшин) һәм Шәмсия карчыкка (Ф.Мөхәммәтова) җиткерә. Нәтиҗәдә Җәмилә ире Сабит (Т.Мәһдиев) белән аерылышуга ук барып җитә. Вакыйгада катнашучыларның барсы да тормыш сабагы ала. Шулкадәр оста музыкаль бизәлешле, артистлары "янып торган" тамаша бер сулышта каралды. Тамашачыларның көчле алкышлары да әнә шуны дәлилли иде.

-Камал артистларыннан бер дә ким уйнамадыгыз, авылыбызның йөзек кашы булган халык театрының данын шулай киләчәктә дә югалтмагыз, без сезне белән горурланабыз, - диде барчасы исеменнән җиткерелгән рәхмәт сүзендә авылның ветераннар советы рәисе Радик Солтанов. күтәрелде.

Киләсе елда коллектив халык театры исеме бирелүнең ун еллыгын билгеләп үтәчәк. Авылның гына түгел, районкүләм истәлекле вакыйгага әзерлек инде башланды.


Лилия Идрисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халык театры егерменче сезонын башлап җибәрде