Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халкына сәрхүш күршеләре тагын нинди куркыныч тудыра

Бүген урман, кибет тирәләрендә исерек кеше күрү берәүне дә гаҗәпләндерми кебек. Хәтта ул хатын-кыз яисә әле балалыктан да чыкмаган яшүсмер булса да... Билгеле булганча, соңгы елларда спиртлы эчемлекләрнең хакы шактый кыйммәтләнде. Ләкин бәяләрнең артуы сәрхүшләр саны кимүгә бер дә сәбәп булмады. - Әти, аракы кыйммәтләнгәч, син азрак эчәрсеңме? - Юк,...

Бүген урман, кибет тирәләрендә исерек кеше күрү берәүне дә гаҗәпләндерми кебек. Хәтта ул хатын-кыз яисә әле балалыктан да чыкмаган яшүсмер булса да... Билгеле булганча, соңгы елларда спиртлы эчемлекләрнең хакы шактый кыйммәтләнде. Ләкин бәяләрнең артуы сәрхүшләр саны кимүгә бер дә сәбәп булмады.

- Әти, аракы кыйммәтләнгәч, син азрак эчәрсеңме?

- Юк, балалар, киресенчә, сезгә азрак ашарга туры киләчәк...

Беренче карашка бу сүзләр мәзәк булып тоелыр. Ләкин төптән карап уйласаң, бер дә көләсе килми. Балаларына ниндидер тәм-том алып кайтасы урынга, соңгы сукыр тиененә кадәр аракы алып, исереп йөрүчеләр күп бит! Гомумән, эчкечелек чын мәгънәсендә заман проблемасына эйләнеп бетте түгелме?!

Бүгенге көндә Азнакайда алкоголизм белән авыручы 192 кеше диспансер исәптә тора, шуларның сигезе - хатын-кыз. Ә өендә тыныч кына эчеп ятучылар күпме?!

- Исәпкә алынучылар белән төрле кисәтү әңгәмәләре оештырабыз, туган-тумачалары, якыннары белән тыгыз мөнәсәбәттә эшләп, эчүнең сәбәпләрен ачыклыйбыз. тырышабыз. Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштырырга тырышабыз, - ди район үзәк сырхауханәсе табиб-наркологы Фәния Рамазанова. - Алкоголизм - дәвалануга авыр бирелә торган чир. Әмма теләк һәм ихтыяр көче булганда, авырлыкларны җиңеп, үз максатыңа ирешергә мөмкин.

Сәрхүшләр тарафыннан кылынган җинаятьләрнең елдан-ел артуы ныклап борчылу өчен сәбәп. Мәсәлән, район эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегендә агымдагы елның дүрт аенда 154 җинаять теркәлгән. Аларның 45е алкоголь белән бәйле.

Исерек килеш җәмәгать урыннарында йөргән кешеләргә төзелгән административ беркектмә саны белән танышсаң, чәчләр үрә торырлык - 1180. Бу көн саен якынча 10 сәрхүш полиция вәкилләре вәкилләре "кармагына эләгә" дигән сүз. Өч тапкыр эләккәннәр эчке эшләр бүлегенә исәпкә алына, бүген андыйларның саны - 574. Мондый эчкечеләр аркасында ничәмә-ничә гаилә таркалган, ничәмә-ничә бала ата яки ана назының нәрсә икәнен дә белми үсә...

Башын эчүчелеккә салып, әз генә вакытка да айнымаганнар аеруча кыркыныч тудыра. Эчке эшләр бүлегенең полиция участоклары уполномоченныйлары бүлекчәсе начальнигы Ленар Сәлимгәрәев белдерүенчә, Азнакайда исерекләр җыелып, көн дими, төн дими сыйланып ятучы фатирлар саны 30га җиткән.

- Көндез дә, төнлә дә җаныбыз тынычлык күрми. Күршедә генә эчкече ялгыз ир яши. Анда җыелган халыкны күреп, һушың китәрлек, алар кара урмандагы кебек ни телиләр, шуны эшлиләр: башта бәйрәм итәләр, аннары тирә-юньне дер селкетеп сугышалар. Дөресен генә әйткәндә, алардан хокук сакчылары да күптән туйган, ничә еллар буе шул хәл дәвам итә бит. Ни җәмгыятькә, ни гаиләсенә бер тиенлек файда китермичә, зыян салып яшәүче әрәмтамаклар дигән сүз бит бу. Берәр кая төзелешкә яисә авыл хуҗалыгы предприятиеләренә алып барып, башларын да күтәртми эшләтергә иде үзләрен, - ди Болгар урамында урнашкан бер йортта яшәүче Рәшидә апа.

Мондый фатирлар хокук сакчылары тарафыннан әледән-әле тикшерелеп тора икән. Ләкин исереккә сөйләгән сүз стенага борчак ату белән бер: беркемне дә ишетми дә, тыңламый да алар. Мондый фатирларда җыелып эчүчеләр бик зур бәла-казалар китереп чыгырырга мөмкин икәнлеген шәһәр халкы агымдагы атнада бик яхшы күрде.

- Бездән бер генә кат югарырак урнашкан фатирда аракы эчеп, инде мәеткә әйләнгән хатын яши. Ни өчен мәетме? Гади генә фикерне дә аңлата алмый, күзенең нуры сүнгән. Янында басып торып булмый, начар ис килә. Таралмаган чәче, пычрак киемнәреннән дә оялмый. Шул хәлендә еш кына подъезд идәнендә аунап ята. Быел гына ванна бүлмәсенә ремонт ясаткан идем, суга батырдылар. Әкрен генә үз көчебез белән төзекләндердек. Шылт иткән тавышны да игътибарсыз калдырмыйбыз, исерекләргә бер генә ышаныч та юк, ут-күз куркыта, - дип аһ-зарларын сөйләп алды бер таныш әби.

Әлбәттә, әлеге афәт үзенә яисә гаиләсенә кагылмаган кеше алкоголизмның күпме кайгы-хәсрәт, фаҗига алып килүе турында уйлап та карамыйдыр. Ләкин исереклек афәтенә беркем дә битараф калырга тиеш түгел. Безнең бурыч - аннан котылу юлларын эзләү. Әйдәгез, күрше-тирәбездәге кешеләргә игътибарлырак булыйк!..

... Ләкин иң кызганычы шул: илебездә спиртлы эчемлекләр җитештерү күләме кимеми. Бер кеше елына уртача 19 литр аракы куллана икән. Бу коточкыч түгелме?! Ә ялган аракы һәм өйләрдә куылган "сәмәй"ләрнең күләмен санаган кеше дә юк...

Халыкны эчүчелектән ничек коткарырга? Бу хакта язма астында фикереңне белдер.

Сүз уңаеннан

Дүрт ай эчендә исерек килеш машина белән идарә иткән 77 кеше таныклыктан "колак каккан".

Шулай ук Азнакайның Нефтьчеләр урамында йорт януы турында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халкына сәрхүш күршеләре тагын нинди куркыныч тудыра