Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халкына “бер тәрәзә” принцибы буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтелә

2011 елның җәендә Азнакайда оештырылган, ул вакытта республиканың башка төбәкләрендә аналогы булмаган "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк" (МФЦ) узган өч елга якын вакыт эчендә шәһәр һәм авыл халкы арасында ихтирам казанырга өлгерде. Аның директоры Илвира ПУЗЫРЕВА белән бүгенге әңгәмәбез - әлеге үзәк эшчәнлеге хакында. - Илвира...

2011 елның җәендә Азнакайда оештырылган, ул вакытта республиканың башка төбәкләрендә аналогы булмаган "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк" (МФЦ) узган өч елга якын вакыт эчендә шәһәр һәм авыл халкы арасында ихтирам казанырга өлгерде. Аның директоры Илвира ПУЗЫРЕВА белән бүгенге әңгәмәбез - әлеге үзәк эшчәнлеге хакында.

- Илвира Гаязовна, үзәк хезмәтенең үзенчәлеге нәрсәдә?


-Төп юнәлешебез - "бер тәрәзә" принцибы, ягъни, гариза бирүчеләрне дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр буенча кирәк булган күптөрле белешмәләр һәм документлар җыю мәшәкатеннән тулысынча яки мөмкин кадәр азат итү. Моның өстенә, документлар хәзерләү һәм алар белән эшләүнең һәр этабы клиентларыбыз өчен ачык, аларның даими күзәтчелегендә тора.


-Әлегә кадәр сезнең белән хезмәттәшлектә булмаган укучыларыбыз мәнфәгатьен кайгырту йөзеннән, күрсәтелә торган хезмәтләргә тулырак тукталыйк әле?


- "Дача амнистиясе турында"гы закон нигезендә, элек хисапка алынган җир бүлентекләренә һәм алардагы күчемсез милеккә хокукны; авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрнең бер өлешенә милек хокукын рәсмиләштерәбез; җир участокларының чиген билгеләп, җирне кадастр хисабына куябыз; күчемсез милек объектларының почта адресларын ачыклап, яңаларын бирәбез; хезмәт стажы, төзелеш өчен алынган җир бүлентекләре турында архив белешмәләрен бирәбез.
Безнең күп функцияле үзәк халыкка уңайлы булсын өчен эш көннәреннән тыш шимбә көнне дә төшкә кадәр кабул итә.


-Эш урыныгызда клиентларны кабул итү һәм аларга уңайлыклар булдыру буенча шартлар җитәрлекме?


-Бинабыз халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү буенча куелган стандарт таләпләренә тулысынча туры килә. Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә аерым уңайлыклар булдырылган. Документларның әзерлеген көтеп торучылар өчен холлда махсус урыннар бар. Гариза белән килүчеләрнең мәҗбүри түләмнәрен кабул итү өчен терминал, банк кассасы эшли. Кирәк икән, билгеләнгән вакытта нотариус кабул итә.

Без күрсәтә торган хезмәтләр турында белешмә алырга, кабул итү өчен чиратка язылырга МФЦ базасында махсустелефон эшли. Гражданнар бездә бушлай консультация ала, документларын рәсмиләштерә һәм кирәкле хезмәтләрдән файдалана ала.
Быелдан башлап үзәк хезмәткәрләре Росреестр һәм Кадастр палатасы хезмәтләре буенча да документлар кабул итә. Моңа күчемсез милек объектларына, җир участокларына булган хокукны теркәү һәм кадастр хисабына кую керә.


Бүген без клиентларга йөздән артык төрдәге хезмәт күрсәтәбез. Халыкка өстәмә уңайлыклар тудыру максатыннан, кадастр палатасы, Росреестр, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, БТИ, җир бюросы, төзелеш һәм архитектура, ЗАГС, архив бүлекләре, опека һәм попечительлек органнары, пенсия фонды, ЖКХ департаменты, миграция, салым службалары белән өстәмә хезмәтләр күрсәтү буенча килешүләр төзедек.

Үзебезнең хезмәткәрләрдән тыш, гражданнар белән эшләүдә әлеге оешма-учреждение вәкилләре дә катнаша. Кабул итеп алынган документлар өйрәнелә, аның буенча эш ачыла һәм хезмәт күрсәтүче власть органнарына сорау җибәрелә. Мөрәҗәгать итүче эш барышы белән телефон аша даими танышып тора ала. Документлар әзер булгач, аңа үзебез хәбәр бирәбез.


Күп функцияле үзәкнең юридик затлардан кергән хисап документларын Россия һәм Татарстан социаль иминиятләштерү Фондына җибәрү мөмкинлеге дә бар.


Алда әйтелгәнчә, дәүләт пошлинасы һәм мәҗбүри түләмнәрдән тыш, үзәк белгечләре клиентларга бушлай хезмәт күрсәтә.


Без заманча эшлибез. Шәһәр, район халкы күп функцияле үзәк эшеннән канәгатьтер, дип уйлыйбыз. Бу турыда "Шикаять һәм тәкъдимнәр китабы"ндагы күпсанлы язмалар да сөйли.


Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халкына “бер тәрәзә” принцибы буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтелә