Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халкы ялган аракы белән агулана язган

Район һәм шәһәр сәүдә нокталарында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Казахстан Республикасында җитештерелгән аракы һәм коньяк сату очраклары ешрак ачыклана тора. Мәсәлән, 2013 елда белгечләр тарафыннан 7296,4 литр шундый аракы алынды. Әлеге спиртлы эчемлекләрнең бәясе, чыннан да, сатып алучыларны кызыктырырлык: аракы - 100, ә коньяк -...

Район һәм шәһәр сәүдә нокталарында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Казахстан Республикасында җитештерелгән аракы һәм коньяк сату очраклары ешрак ачыклана тора.


Мәсәлән, 2013 елда белгечләр тарафыннан 7296,4 литр шундый аракы алынды. Әлеге спиртлы эчемлекләрнең бәясе, чыннан да, сатып алучыларны кызыктырырлык: аракы - 100, ә коньяк - 200 сум тора.

Ә Казахстанның үзеннән нибары 39 сумга алалар. Әлеге продукциянең тышында эчемлекнең кайчан салынган булуы турында мәгълүмат юк, ә кайберләрендә бөтенләй дә рус телендә язылмаган. Бу аракы һәм коньяк тиешенчә маркаланмаган, теркәлү вакыты күрсәтелмәгән. Боларның барысы да продукцияне ТРна керткәндә сыйфат һәм легальлеккә тикшерелмәве һәм товар-транспорт документларының булмавы хакында сөйли.


ТР буенча ЭЭМ эксперт- криминалистика үзәгендә тикшерү нәтиҗәләре нигезендә бу эчемлекләрдә агу - ацетон булуы ачыклана. Димәк, аракы - кулланучыларның сәламәтлеге өчен куркыныч. Коньяктан да коньяк "исе" килми. Монда төрле буягычлар һәм тәмләткечләр кушылган аракы-спирт катнашмасы салынган. Әмма боларның берсе дә кайбер "эшем ияләренә" кешеләр сәламәтлеге һәм тормышы бәрабәренә акча ясарга комачауламый.


Игътибарлы һәм сак булыйк! Арзанга кызыгып, сәламәтлек һәм тормышыбызны куркыныч астына куймыйк! Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, мондый очраклар ачыкланса, алкоголь продукциясен сатуга хокук бирүче лицензия гамәлдән чыгарыла һәм кире кайтарыл- мый.


Н. Васенькина,

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең

Әлмәт территориаль органы бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халкы ялган аракы белән агулана язган