Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халкы түбәләрдә минутлап үсүче боз сөңгеләренең башка төшеп имгәтүеннән курка

Аномаль, моңа кадәр күрелмәгән һава торышы дип сөйләргә, язарга хирысланып китсәк тә, безнең якларда берничә ел саен кабатланып торган мондый табигать шаяртуы гадәти күренешкә әйләнеп китте кебек инде. Кыш уртасындагы карлы яңгыры, аны кинәт кенә алыштырган чатнама суыгы, кар көртләре белән дә бүген беркемне гаҗәпләндерә алмассың. Ә шулай да күңел...

Аномаль, моңа кадәр күрелмәгән һава торышы дип сөйләргә, язарга хирысланып китсәк тә, безнең якларда берничә ел саен кабатланып торган мондый табигать шаяртуы гадәти күренешкә әйләнеп китте кебек инде.

Кыш уртасындагы карлы яңгыры, аны кинәт кенә алыштырган чатнама суыгы, кар көртләре белән дә бүген беркемне гаҗәпләндерә алмассың. Ә шулай да күңел табигатьтән тотрыклылык - җылысының да, суыгының да ел фасылына туры килеп торуын өмет итә.

Юл, тротуарлардагы бозлавыктан таеп егылу, түбәләрдә минутлап үсүче боз сөңгеләренең башка төшеп имгәтүеннән шөбһәләнү дә һәркемне арыткандыр инде...

Әле кичә әбәттән килгән бер хезмәттәшебез сөйләп тора: "Ходай саклагандыр инде, миннән бер адым алда гына йорт түбәсеннән төшкән боз сөңгесенә юлыга яздым. Җирдә ватылган кыйпылчыклары түшкә кадәр чәчрәде", - ди.

Соңгы көннәрдәге җылылыктан соң ТСЖ эшчеләре шәһәрдәге барлык йорт түбәләрен дә кардан-боздан арындырып чыкканнар иде инде, югыйсә. Әмма кайбер шәхси кибет-фирма биналары хуҗалары куркынычсызлык таләпләренә җавапсыз карыйлар, күрәсең.

Моның ачык мисалы - Болгар урамы башындагы ике катлы кибет бинасы. Аның түбәсеннән тротуарга асылынып торган бозларның озынлыгы да метрдан артып китәдер, валлаһи! Ә бу юлдан көненә күпме бала мәктәпкә, йөзләгән кеше эшкә йөри...

Хәсәнов урамындагы 8 нче йортның җәяүлеләр сукмагына караган ягындагы балкон түбәләреннән асылынган (ә аларны тәртиптә тоту фатир хуҗалары өстендә) кар-боз даими хәвеф чыганагы булып тора.

Аллаһы Тәгалә дә сакланганны гына саклармын, дигән. Шәһәр кешесен җәяүлеләр юлындагы бозлавыктан, түбәләрдән ишелеп төшәргә торган кардан-боздан кем саклар соң?

Наил АБДУЛЛИН

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халкы түбәләрдә минутлап үсүче боз сөңгеләренең башка төшеп имгәтүеннән курка