Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халкы отпуск акчасының вакытында түләнәмәве турында күбрәк җәен зарлана

Җәй - яллар чоры. Бу вакытта прокуратурага гражданнардан эш бирүчеләр тарафыннан чираттагы ял өчен түләү вакытының бозылуы турында мөрәҗәгатьләр күп керә. Хезмәткәрнең еллык түләүле ялга хокукы бар. Бу РФ Хезмәт кодексының 21 нче маддәсе белән теркәлгән. РФ Хезмәт кодексының 123 нче маддәсе буенча хезмәткәрләр арасында еллык түләүле яллар чираты календарь...

Җәй - яллар чоры. Бу вакытта прокуратурага гражданнардан эш бирүчеләр тарафыннан чираттагы ял өчен түләү вакытының бозылуы турында мөрәҗәгатьләр күп керә.


Хезмәткәрнең еллык түләүле ялга хокукы бар. Бу РФ Хезмәт кодексының 21 нче маддәсе белән теркәлгән. РФ Хезмәт кодексының 123 нче маддәсе буенча хезмәткәрләр арасында еллык түләүле яллар чираты календарь ел җиткәнче ике атна алдан эш бирүче тарафыннан расланган график нигезендә билгеләнә. Чираттагы ялга ике атна кала хезмәткәргә (кул куйдыртып) хәбәр ителә. РФ Хезмәт кодексының 115 нче маддәсе нигезендә еллык түләүле ялның дәвамы 28 календарь көн.


РФ Хезмәт кодексының 136 нчы маддәсе нигезендә акча чираттагы ял башланганчы өч көн алдан түләнергә тиеш.


Әлеге кагыйдә бозылган очракта, административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.27 маддәсе буенча җаваплы кешеләр, эшкуарларга - 5 мең, ә юридик затларга 50 мең сумга кадәр штраф каралган.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халкы отпуск акчасының вакытында түләнәмәве турында күбрәк җәен зарлана