Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халкы иске полислар белән әкренләп хушлаша

"Хөрмәтле редакция! Миндә мәҗбүри медицина иминияте полисының иске өлгесе, ягъни аны 2011 ел башында алган идем. Хәзер алар яраксыз, яңасын алырга кирәк икән дип ишеттем. Шул дөресме? Газета аша җавап бирсәгез иде, " - дип язды безгә Азнакайдан М.Шәрифуллина. Газета укучыбызның бу соравын без мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондының Әлмәттәге...

"Хөрмәтле редакция! Миндә мәҗбүри медицина иминияте полисының иске өлгесе, ягъни аны 2011 ел башында алган идем. Хәзер алар яраксыз, яңасын алырга кирәк икән дип ишеттем. Шул дөресме? Газета аша җавап бирсәгез иде, " - дип язды безгә Азнакайдан М.Шәрифуллина.

Газета укучыбызның бу соравын без мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондының Әлмәттәге филиалына җибәрдек һәм филиал белгече Оксана Павловадан түбәндәге җавапны алдык:

-Әгәр Сез кулыгыздагы иске полисыгыз белән мөрәҗәгать итсәгез дә, Сезгә поликлиникада, сырхауханәдә түләүсез медицина ярдәме күрсәтергә тиешләр. Иске өлгеләр 2014 елда да әле гамәлдә калачак. Медицина иминияте оешмалары тарафыннан 2011 елның 1 маена кадәр бирелгән полислар әкренләп алыштырылачак.

Ә инде мәҗбүри медицина иминиятенең яңа полисын кичектергесез рәвештә түбәндәге очракларда алу мәҗбүри итеп куела:

-әгәр иминиятләштерелгән кеше элек полис белән тәэмин ителмәгән булса, шулай ук яңа туган балалар өчен;

-фамилия, исем, әти кешенең исеме, җенесе, туу датасы үзгәртелсә;

-күрсәтелгән мәгълүматларда хата җибәрелсә;

-полис яраксыз хәлгә килсә;

-әгәр иминиятләштерелгән кеше медицина иминияте оешмасын үзгәртсә (календарь елында бер генә тапкыр, 1 ноябрьгә кадәр);

-шәхесне билгеләүче яңа документ (паспорт һ.б) алынганда, шул исәптән 14 яшькә җиткән паспорт алган яшүсмерләр өчен;

Яңа полис алу өчен Татарстандагы өч төрле медицина иминияте оешмасының берсенә ("АК БАРС-Мед", "Спасение", "Чулпан-Мед") махсус тәртип нигезендә гариза язып мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Балигъ булмаган яшүсмерләр исеменнән аларның законлы вәкилләре (әти-әниләр, опекуннар) мөрәҗәгать итә. Полис алыштыруга кагылышлы барлык сораулар белән Россия буенча түләүсез 8-800-200-51-51 телефоны аша шалтыратып белешмәләр алырга була.Территориаль фондның Әлмәттәге филиалы телефоны: 22-11-85; 22-94-55.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халкы иске полислар белән әкренләп хушлаша