Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халкы дүшәмбене зарядка белән каршылады

Дүшәмбе күпләребез өчен атнаның иң авыр көне санала, чөнки яллардан соң олыларга эшкә, балаларга бакча һәм мәктәпләргә барырга кирәк, өлкәннәребез дә өйдә берүзләре ямансулап кала. Ә агымдагы атнаның дүшәмбесе иң рәхәт дүшәмбе булып истә калыр мөгаен. Иртән иртүк, сәгать җиде тулуга ук Балалар иҗаты үзәге урнашкан бина каршындагы мәйданны тутырып,...

Дүшәмбе күпләребез өчен атнаның иң авыр көне санала, чөнки яллардан соң олыларга эшкә, балаларга бакча һәм мәктәпләргә барырга кирәк, өлкәннәребез дә өйдә берүзләре ямансулап кала. Ә агымдагы атнаның дүшәмбесе иң рәхәт дүшәмбе булып истә калыр мөгаен.

Иртән иртүк, сәгать җиде тулуга ук Балалар иҗаты үзәге урнашкан бина каршындагы мәйданны тутырып, музыкага кушылып физзарядка ясаучы берничә йөз кешене күреп, узып баручылар башта аптырашта калдылар. Аннары инде Бөтендөнья сәламәтлек көнен дүшәмбе киңәшмәсенә йөрүче җитәкчеләрнең әнә шулай билгеләп үтүен белеп алгач йөзләргә елмаю кунмыйча нишләсен. Ә елмаюдан башланган көн начар нәрсә түгел инде ул, җәмәгать.

Без, "Маяк" газетасы хезмәткәрләре дә якшәмбе кичтән бер-беребезгә шалтыратышып, бу көнне спорт киеменнән килергә сөйләшеп куйган идек. Киенеп килдек килүен, ләкин кайчандыр каланың иң зур спорт залы булган бинага урнашкан редакциянең бүген физкультура белән шөгыльләнерлек бер генә бүлмәсе дә юк шул.

Теләк булса бар да була. Тирә-якка күз ташлауга ук нәрсә кирәген аңлап алдык: каршыда мәктәп, уң якта мәктәп, Ленин урамын чыгып китеп барсаң - анда да мәктәп. 7 нче мәктәп белән ике ел рәттән бергәләп Өлкәннәр көне уздырган да искә төште, 5 нче мәктәптә банк, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә «Балаларга - яктылык кайтаручы беләзекләр!» исемле акция оештырганны да хәтердән үткәрдек...

Каршыбызда елмаеп көлеп торучы, ремонттан соң тагын да матураеп киткән 4 нче мәктәпне генә игътибар читеннән калдырып булмый бит инде. Туп-туры кереп киттек шунда... Ике коллективның җитәкчеләре бер-берсен ярты сүздән аңладылар: алтынчыларга куелган физкультура дәресенә чакыру белән чыкты сөйләшүдән бик канәгать калган мөхәрриребез.

11 сәгать 45 минутта без инде мәктәп спортзалында идек. Укучылар белән бергәләп физик күнегүләр ясап алгач, чарабызның иң кызыклы өлеше - ике команда арасында бәйгеләр башланды. Нинди генә уеннар уйнамадык, нинди генә ярышларда көч сынашмадык без! Аркан да тартыштык, туплы да уйнадык, йөгерештек һәм бергәләп көлештек...

Яшьләр яшьләр инде: тупны да менә дигән итеп тәгәрәтәләр, баш өстеннән дә оста җибәрәләр, сикергеч белән дә шәп эш итәләр. Без дә тырыштык, сынатмадык, җиңелмәдек. Дөресрәге берәү дә җиңелмәде: дуслык җиңде. Иң мөһиме, күтәренке күңел, яхшы кәеф белән, кайтып китәсе килми генә чыктык без мәктәптән.

Алтынчылар үзләре дә, укытучылары да: "Сезнең белән дәрес сизелмичә дә узып китте", - дип озатып калдылар. Ә безнең бер хезмәткәребез хәтта, мин монда физкультура дәресенә көн саен йөрер идем дип белдерде. Аны хуплап башкалар да гөжләштеләр. "Керегез, беренчесе булса да, соңгысы булмас әле, экологик өмәләрне дә, әйдәгез, бергәләп уздырыйк", - диделәр күршеләребез. Иншалла, күрше-тирә белән шулай кунакка йөрешеп, аралашып яшәргә язсын.

Ә инде редакциянең үзендә спорт белән шөгыльләнүгә килгәндә, тренажерлар алып, физик ял бүлмәсе булдырырга дигән карарга килдек. Зарядка кирәк булганнар килерсез, без дә кунак итә белербез - күршеләр өйрәттеләр! Бик зур рәхмәт үзләренә, бигрәк тә балаларга.


Гөлгенә Кәримова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халкы дүшәмбене зарядка белән каршылады