Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халкы чын тормышны интернетка алмаштыра

Элек безнең якын дусларыбыз дүрт аяклылар булса, бүгенге көндә аларның урынын аяксыз-кулсыз Интернет алыштырды дисәк бер дә ялгыш булмас. Дус булмый, тагын ни диярсең. Ансыз бер адым да ясамыйбыз бит. Һава торышын беләсең килсә дә, кино карыйсың килсә дә, өйдән чыкмыйча гына чит илләрне күрү теләге уянса да - Интернет...

Элек безнең якын дусларыбыз дүрт аяклылар булса, бүгенге көндә аларның урынын аяксыз-кулсыз Интернет алыштырды дисәк бер дә ялгыш булмас. Дус булмый, тагын ни диярсең. Ансыз бер адым да ясамыйбыз бит. Һава торышын беләсең килсә дә, кино карыйсың килсә дә, өйдән чыкмыйча гына чит илләрне күрү теләге уянса да - Интернет барысын да эшли. Әкияттәге җен кебек. Аның уңай яклары турында бик күп язып булыр иде. Әмма минуслары да юк түгел шул...

Интернет әкрен-әкрен генә безне үз эченә суыра бара. Бигрәк тә яшьләрне. "В контакте" челтәре - үзе бер заман чире. Анда яшьләр генә түгел, өлкән яшьтәге әби-бабайлар да утыра инде. Теләсәң кызык видеолар кара, җыр тыңла, дусларың белән аралаш. Үзенә күрә синең кечкенә бер дөньяң бу. Дусларың белән чыгып аралашыр урында, зәңгәр экранга багынып көне буе утырасың. Бервакыт әтием дә урамда күргән яшьләрдән көлеп алды:

- Эштән кайтып барабыз, тукталышта бер төркем яшьләр утыра, - ди. - Барысы да телефоннарына ябышканнар. Без яшь чакта көлешеп-сөйләшеп, гитарада уйнап, җырлар җырлап утыра идек.

Әти белән килешми дә булмый. Дөресе шул. Бүгенге көндә түләүләрне дә Интернет аша гына башкарып була, кирәкле ризык, кием-салымны да шуннан гына заказ биреп ала аласың, туганнар белән дә шуннан аралашырга мөмкин. Интернет тормышыбызга һаман саен тирәнрәк керә бара. Кайчагында: "Элек кешеләр интернетсыз ничек яшәгәннәр икән?" - дип уйлап та куясың. Бик бәхетле яшәгәннәр диясе килә. Алга таба да шулай барса, тиздән без дүрт стена арасына бикләнмәбезме соң?

Кызык: берничә көнгә Интернет бетеп торса, нәрсә булыр иде икән? Билгеле, башта барысы да вәсвәсәгә биреләчәк. Аеруча көне-төне Интернетта "яшәгән"нәргә авыр булачак. Ә аннан инде ияләшеп тә китәрләр, шәт. Урамга бала-чага, яшьләр сибелер. Кешеләр бер-берсе белән аралаша башлар, китапханә киштәләреннән тузанланып беткән китаплар төшер иде...

Бер дә куркыныч түгел икән! Шулай булгач, нигә әле телефонны читкә куеп торып, җылы җәйге көннән ләззәтләнеп дуслар белән урамнан йөреп кермәскә яки гаиләң белән утырып тәмләп чәй эчеп алмаска. Зомбиларга әйләнеп беткәнче, бәлки реаль тормышта күбрәк булырга кирәктер? Тормыш нинди ямьле, гаҗәеп бит!

Зилия Хәбибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халкы чын тормышны интернетка алмаштыра