Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай гимназиясендә йолдызлар балы узды

Моңа кадәр мәктәпләрдә чыгарылыш баллары гына уза иде. Быел кышкы каникуллар алдыннан Азнакай шәһәре гимназиясе "Йолдызлар балы" ясап, мәгариф өлкәсендә тагын бер яңалык кертте. -Без уку алдынгылары, спортта, сәнгатьтә уңышларга ирешкән, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан укучылар өчен шундый бәйрәм оештырырга булдык, - ди гимназия директоры Альберт Рәхимов. Ул унынчы сыйныф...

Моңа кадәр мәктәпләрдә чыгарылыш баллары гына уза иде. Быел кышкы каникуллар алдыннан Азнакай шәһәре гимназиясе "Йолдызлар балы" ясап, мәгариф өлкәсендә тагын бер яңалык кертте.

-Без уку алдынгылары, спортта, сәнгатьтә уңышларга ирешкән, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан укучылар өчен шундый бәйрәм оештырырга булдык, - ди гимназия директоры Альберт Рәхимов.

Ул унынчы сыйныф укучылары Ләйсән Динмөхәммәтова, Эльвина Шәрипова һәм тугызынчы сыйныф укучысы Диләрә Газизовага шәхси премиясен дә тапшырды.

Үзенчәлекле бәйрәмнең мәртәбәле кунагы - муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин музыкаль үзәк бүләк итеп, коллективны ихлас куандырды, алга таба да уңышлар теләде.

-Без укыганда мондый баллар юк иде, мин хәтта сездән көнләшеп куйдым, - диде ул аккошлар кебек купшы күлмәкләр кигән кызлар һәм галант егетләр биюеннән соклануын яшермичә.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев гимназиянең һәрчак яңалыкка омтылуын, тирәнтен белем бирү учагы булуын билгеләп үтте. Аны тәмамлаучылар бүгенге көндә җитәкче постларны били, бирегә сукмакны суытмыйлар. Бүгенге балда иң беренче чыгарылыш укучыларыннан берсе - торак милекчеләре ширкәте рәисе Марат Солтанов сәләтле укучыларга премия тапшырды.

-Бу бал һәм бүләкләр безгә алга омтылуга этәргеч булып тора, - ди Энҗе Баһавиева һәм Динар Латыйпов.

Кызлар һәм егетләргә биюләрне ике ай дәвамында хореограф Лариса Николаевна өйрәткән һәм, әйтергә кирәк, тырышлыклары бушка китмәгән. Әнә, аларның чыгышын тамаша кылучылар арасында бал биюләрен өйрәнергә теләүчеләр артты кебек.

-Пушкин чорларына кайткан кебек булдык. Кызларны һәм егетләрне нәзәкатьлелеккә өйрәтә бу бию, - ди сигезенче сыйныфтан Алина Сәетшина.

Бәйрәмдә икенчедән алып унберенче сыйныфта укучы 56 бала катнашты. Киләсе елда аларның саны тагын да артыр дип уйлыйбыз.

Мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова март аенда шундый балның 4 нче лицейда да узачагын белдерде.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай гимназиясендђ йолдызлар балы узды