Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай гимназиясе укучылары Гузәлия Мирсияпова белән иң яшерен серләрне дә уртаклаша

Дистә еллар узгач та сагынып искә ала, җай чыккан саен янына бара торган укытучылар була. Азнакай шәһәре гимназиясенең инглиз теле укытучысы Гузәлия Мирсияпованың да әнә шундый тарту көче бар. Киров өлкәсенең Вятка Аланы шәһәрендә туган кыз Казан дәүләт педагогика институтының чит телләр факультетын тәмамлый. Студент елларында Азнакай егете, төзүче-инженер һөнәрен...

Дистә еллар узгач та сагынып искә ала, җай чыккан саен янына бара торган укытучылар була. Азнакай шәһәре гимназиясенең инглиз теле укытучысы Гузәлия Мирсияпованың да әнә шундый тарту көче бар.

Киров өлкәсенең Вятка Аланы шәһәрендә туган кыз Казан дәүләт педагогика институтының чит телләр факультетын тәмамлый. Студент елларында Азнакай егете, төзүче-инженер һөнәрен үзләштерүче Наил атлы егет белән танышып, гомерлеккә язмышын аның белән бәйли һәм дипломлы ике яшь белгеч 1987 елда безнең якларга кайтып оя кора.

Гимназиягә аяк басканына да егерме елга якын. Биредә Гүзәлия Габделбәр кызы өченче чыгарылышын олы тормыш юлына "очыра". Укытучы буларак кына түгел, сыйныф җитәкчесе буларак та аның эш алымнарына сокланмый мөмкин түгел.

- Сыйныфы бик оешкан. Ата-аналар белән уртак тел таба. Һәр бала белән шәхси эшли, белемне тирәнтен бирә, сәләтле балалар тәрбияләүгә зур көч куя. Укучылары төрле конкурсларда, олимпиадаларда призлы урыннар яулый, - ди аның турында укыту эшләре буенча директор урынбасары Диләрә Фәсиева.

2011 елда "Британский бульдог" халыкара конкурсында Элина Зарипова Россия буенча - беренче, Нурия Баширяк, Илмас Шәрипов төбәк буенча өченче урынны яулый. Район турындагы җиңүләрнең саны юк.

Гүзәлия Мирсияпова үзе 2011 һәм 2012 елларда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Безнең иң яхшы укытучы" грантын отты. Укыту-тәрбия эшләрен оештыруда уңышлары өчен күпсанлы Мактау грамоталары, Дипломнар белән бүләкләндә.

Ул - үз эшенә чын күңелдән бирелгән һөнәрман. Елның һәр фасылында укучылары белән табигатькә чыгарга да, чыгарылыш сыйныфлары белән очрашып, һәрберсенең язмышы белән кызыксынырга да, Наиле белән ике баланы аякка бастырып, йорт салып керергә дә вакытын таба.

- Ирем - уң кулым. Әле дә ул сабыр, түземле, - ди Гүзәлия ханым. - Балаларны яратам. Укучыларымның һәрнәрсәне белүләрен, кызыксынуларын, максатларына ирешергә омтылуларын телим. Алар белән күңел һәрчак яшь кала.

- Гүзәлия апа безгә әни кебек, аның белән иң яшерен серләрне дә уртаклашырга була. Ул - безнең иң-иң яхшы Укытучы!, - диләр бүгенге һәм кичәге укучылары.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай гимназиясе укучылары Гузәлия Мирсияпова белән иң яшерен серләрне дә уртаклаша