Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай гимназистларын экстремизм белән көрәшергә өйрәттеләр

"Экстремизмга - Юк!" айлыгы кысаларында Азнакай гимназиясендә район җитәкчелеге, хокук саклау органнары һәм мөхтәсибәт вәкилләре катнашында ачык дәрес узды. Әлеге белем бирү учреждениесендә балаларда толерантлык һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелә, һәр елны милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгын саклауга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә. Азнакайда экстремизм һәм террорчылык темасына...

"Экстремизмга - Юк!" айлыгы кысаларында Азнакай гимназиясендә район җитәкчелеге, хокук саклау органнары һәм мөхтәсибәт вәкилләре катнашында ачык дәрес узды.

Әлеге белем бирү учреждениесендә балаларда толерантлык һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелә, һәр елны милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгын саклауга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә.

Азнакайда экстремизм һәм террорчылык темасына мәктәптә ачык дәресләр үткәрүнең төп максатлары булып әлеге четерекле мәсьәләгә ачыклык кертү, яшьләрдә дөньяга дөрес караш булдыру тора.

- Террорчылар фәкать сәяси максатларда гына золымлык кыла. Алар үсеш алган дәүләтләрне юк итәргә, халыкта курку хисе уятырга, илдә тотрыксызлык булдырырга тели, - дип искәртте директор Альберт Рахманов һәм балаларны гадәттән тыш хәлләр туган очракта үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштырды.

"Без - якты киләчәк өчен!" бәйгесенә тәкъдим ителгән рәсемнәр укучыларның матур, тыныч илдә яшәргә теләүләрен чагылдыра иде.

- Тышкы йогынтыга тиз бирелүче яшьләр арасында радикаль фикерләр җиңел туа. Яшүсмер чак гаделлек хисенең югары дәрәҗәдә булуы, тормыш мәгънәсен эзләү белән сыйфатлана. Шуңа күрә укучыларга нәфрәт хисе сәбәпче булган җинаятьләрнең куркыныч күренеш булуы турында сөйләргә, аларны бу җинаятьләр өчен каралган җаваплылык белән таныштырырга кирәк, - дип билгеләп үтте Азнакай шәһәре прокуроры ярдәмчесе Зилә Мәхмүтова.

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльза Мифтахова экстремизм һәм террорчылык белән көрәшкә һәр укучы үзеннән нинди өлеш кертә алуы турында уйларга тәкъдим итте.

- Иң элек без үзебездән башларга тиеш: бер-беребезгә карата ихтирамлы, башкалар фикеренә, яшәү рәвешенә толерантлы булырга, ачу белдермәскә кирәк, - дип бертавыштан җавап бирделәр гимназистлар. Алар экстремизм һәм террорчылыкның нәфрәт хисенә нигезләнгән зур золым, сукыр фанатизм белән сугарылган тупаслык булуын әйтте.

Айгөл ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай гимназистларын экстремизм белән көрәшергә өйрәттеләр