Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай гимназистлары федераль судья белән очраштылар

Азнакай шәһәр суды менә берничә ел инде мәктәп укучылары белән эшләүгә зур игътибар бирә. Суд бинасында судьялар белән очрашулар яшь гражданнарны тәртипле итеп тәрбияләүдә нәтиҗә бирми калмый. Күптән түгел Балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында гимназиянең 10-11 сыйныф укучылары, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Э.Мифтахова җитәкчелегендә, федераль судья Н.Харрасов белән очраштылар....

Азнакай шәһәр суды менә берничә ел инде мәктәп укучылары белән эшләүгә зур игътибар бирә. Суд бинасында судьялар белән очрашулар яшь гражданнарны тәртипле итеп тәрбияләүдә нәтиҗә бирми калмый.


Күптән түгел Балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында гимназиянең 10-11 сыйныф укучылары, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Э.Мифтахова җитәкчелегендә, федераль судья Н.Харрасов белән очраштылар.


Судья Россия Федерациясенең суд системасы турында җентекләп сөйләде, һәр гражданинның законлы мәнфәгатьләрен кайгыртырга хокуклы икәнен һәм хокуклары бозылган очракта кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты.


Укучылар да хокук белеме өлкәсендә белемнәрен күрсәтеп, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.


Шулай ук югары сыйныф укучылары өчен юрист һөнәрен кайларда үзләштерү мөмкинлеге хакындагы мәгълүмат та файдалы булды. Аннан укучылар суд заллары, эш бүлмәләре белән таныштылар, истәлеккә фотосурәткә төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай гимназистлары федераль судья белән очраштылар