Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай фермерлары ярминкәдә 468 мең сумлык продукция саткан

Үз җитештерүчеләребез - авыл хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр катнашында ярминкәләр уздыру районыбызда матур традициягә әйләнде. Быел көзгә кергәч, менә инде өченче атнасын шундый бай ярминкәләр уза. Алдагы икесендә сатып алучылар алай ук күп түгел иде. Әмма, монысында ярминкә гөрләп торды. Ни дисәң дә, халык үз җирлегебездә җитештерелгән продукциянең экологик яктан...

Үз җитештерүчеләребез - авыл хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр катнашында ярминкәләр уздыру районыбызда матур традициягә әйләнде. Быел көзгә кергәч, менә инде өченче атнасын шундый бай ярминкәләр уза. Алдагы икесендә сатып алучылар алай ук күп түгел иде. Әмма, монысында ярминкә гөрләп торды. Ни дисәң дә, халык үз җирлегебездә җитештерелгән продукциянең экологик яктан чиста да, тәмлерәк тә икәнен төшенә бара. Ярминкәнең 9.00 сәгатьтә генә башланасын игълан итсәләр дә, ул иртәдән үк гөрли иде инде. Әнә Мәдинә Гыйбадуллина тәгәрмәчле зур сумкасын тутырып кайтырга да кузгалган:

- Ит, бавыр, суган алдым. Мондый ярминкәләрне оештыручыларга Алланың рәхмәтләре яусын. Свежий, чиста һәм шул ук вакытта кибеттәгегә караганда арзанлы да. Мондый ярминкәләрне алга таба да туктатмасыннар иде. Тик менә кабак кына таба алмадым, - ди ул бик канәгать булып.

- Менә дәвалану максатыннан үзебездә үскән чиста солы алдым , -дип сүзгә кушыла Рәмзилә ханым да.

Мондый ярминкәләр сатып алучыларга гына түгел, сатучыларга да файдалы:

- Без хәзер җитештергән продукцияне кайда сатыйк икән дип аптырап тормыйбыз. Туры шушында киләбез. Халык та белеп алды. Сату үтә. Тегендә-монда йөреп чыгымнар чыгармагач, арзанрак бәядән сату мөмкинлеге дә бар. Өлкән яшьтәгеләр, мохтаҗлар, даими сатып алучыларга да бәяне төшәбез, - ди өстәленә бал һәм балдан эшләнгән төрле пародукциясен тезеп куйган умартачы Сәгадәт Гомәров.

- Халык бер белеп алгач, көне-сәгатендә нәкъ шушы урынга килә. "Киләсе атнага да чыгасызмы?" дип сорыйлар. Хәзер көннәр буе базарда торасы юк. Атна дәвамында кош-кортны эшкәртергә, әзерләргә дә вакыт кала. Әби-чәби иртә белән килеп кош-кортның эч-башына кадәр алып бетерә. Бу ярминкәне оештыручылар ике як өчен дә бик игелекле эш эшләделәр, - ди Сарлыдан Таһира Усманова.

Ә ярминкә гөрли. Нәрсә кирәк: ит, сөт, суган, бәрәңге, солы, бодай ... бар да бар. "Туйкә" хуҗалыгыннан хәтта тере бәрәннәргә кадәр алып килгәннәр.

- Бодаебыз да бар иде, шунда ук чират торып алып бетерделәр, - ди хуҗалык җитәкчесе Азат Гыйльманов.

"Союз-Агро" ҖЧҖ алып килгән бәрәңгене дә, эшмәкәр Мөҗиповларның суганын да халык чират торып алды. Шундый ук көзге ярминкә Актүбә бистәсендә дә гөрләде. Анда барлыгы 75 меңлек продукция сатылса, Азнакай шәһәрендә 468 меңлек булды.

Халык ярминкәдән тиз генә кайтып китәргә ашыкмады: әбиләр чуагының назлы кояш нурларына иркәләнеп, районыбыз үзешчәннәре куйган концертын тамаша кылды.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай фермерлары ярминкәдә 468 мең сумлык продукция саткан