Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай фермаларына яшьләр килә

"Марс" ҖЧҖ базасында терлекчелектә 9 айлык эш нәтиҗәләре буенча семинар-киңәшмә булды. Анда муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринария берләшмәсе җитәкчеләре һәм баш белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Семинардагылар "Марс" ҖЧҖ фермаларында булып, хуҗалыкта терлекчелек тармагын алып бару технологиясе белән таныштылар. Хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов үзе...

"Марс" ҖЧҖ базасында терлекчелектә 9 айлык эш нәтиҗәләре буенча семинар-киңәшмә булды.


Анда муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринария берләшмәсе җитәкчеләре һәм баш белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.


Семинардагылар "Марс" ҖЧҖ фермаларында булып, хуҗалыкта терлекчелек тармагын алып бару технологиясе белән таныштылар. Хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов үзе дә хезмәт юлын терлекчелек белән бәйләгән, мал җанлыклы кеше. Малкайларга булган җылы караш һәркайда чагылыш таба.

Биналар чистартылган, заманча ремонтланган. Улакларда - хуш исле, бар шартын китереп салынган сенаж. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, кайбер хуҗалыкларда сенажда вакланмаган, эре-эре кукуруз таякчыкларын күреп, малларны кызганып куясың. Ә биредә терлек азыгы рационы бай. Акбур, тоз, күмер кебек минераль кушылмалар һәрчак малларның алдында тора.

Бозаулар, дуңгыз балалары сәке формасында күтәртеп эшләнгән салам "түшәктә" ята. Кәкре Елга "Тулпар" ат-спорт мәктәбе белән дә дан тота. Семинардагылар атлар, куяннар, күгәрченнәрне дә кызыксынып күзәтте. Авыл баласында малларга, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү өчен чыгымлы эш булса да, әнә шундый чараларга да игътибар бирергә кирәктер ул. Биредә туган авылларында эшкә калган яшь кадрларны күреп, күңел сөенә.

Ферма мөдире Рушан Зарипов, баш ветеринария табибы Артур Фәррахов, селекция белгече Руслан Зарипов, исәпче-лаборант Регина Мостафина - әнә шундыйлардан. Хезмәт кешесенә тиешле игътибар бирелеп, шартлар тудырылмаса, яшьләр фермага килмәс иде.


"Марс"лылар хуҗалык милкен саклауга җитди карый. Фермаларга видеокамералар урнаштырылган.


- Болар үз чыгымнарын кайтара, - ди хуҗалык җитәкчесе. - Моңа кадәр урлашулардан зур зыян күргән идек.


Семинарның теоретик өлешендә терлекчелекне алып бару технологиясе, андагы уңай һәм тискәре күренешләр хакында эшлекле сөйләшү булды. Авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Рәфис Гыйләҗев, 9 айлык эшкә нәтиҗә ясап, алдагы чор бурычларына тукталды.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Әхмәтшин терлекләрне саклауда профилактик чаралар һәм нәсел эше бүлеге начальнигы Дилә Вәлиева көтүне тулыландыру хакында чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановның чыгышы кискен тәнкыйть белән сугарылган иде.

Ул күп кенә хуҗалыкларда көнлек рацион булмау, хуҗалык белгечләре һәм җитәкчеләренең гадәти генә нәрсәләрне дә белмәве, терлекчеләрнең тиешле хезмәт хакы алырга тиешлеге һәм башка проблемалар хакында ачынып сөйләде һәм бу кимчелекләрне бетерү буенча тиешле чаралар күрергә кирәклеген ассызыклады.


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай фермаларына яшьләр килә