Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай “Фемида”сы – тәҗрибә үзәге

Шушы көннәрдә Казан дәүләт федераль университетында Татарстан район-шәһәр судларының матбугат секретарьлары киңәшмәсе узды. Анда Азнакай шәһәр суды һәм "Маяк" газетасының үзара хезмәттәшлеге өлге итеп куелып, азнакайлылар тәҗрибәсе өйрәнелде. -"Маяк" газетасы, җирле телевидение белән тыгыз элемтәдә яшибез, -диде үзенең чыгышында Азнакай шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов. - Әлеге мәгълүмат чараларында даими...

Шушы көннәрдә Казан дәүләт федераль университетында Татарстан район-шәһәр судларының матбугат секретарьлары киңәшмәсе узды. Анда Азнакай шәһәр суды һәм "Маяк" газетасының үзара хезмәттәшлеге өлге итеп куелып, азнакайлылар тәҗрибәсе өйрәнелде.


-"Маяк" газетасы, җирле телевидение белән тыгыз элемтәдә яшибез, -диде үзенең чыгышында Азнакай шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов. - Әлеге мәгълүмат чараларында даими рәвештә "Фемида" сәхифәсе дөнья күреп килә. Ел дәвамында очрашулар, "Түгәрәк өстәл"ләр уздырып торабыз. Бергәләп бу хезмәттәшлекне тагын да нәтиҗәлерәк итү юллары эзләнә.


"Татмедиа" ААҖ филиалы - "Маяк" газетасы баш мөхәррире Гөлгенә Кәримова "Фемида"да чыгып килүче суд залыннан гыйбрәтле язмалар, яңа рубрикалар, газета укучылар сорауларына җавап биргән хокукый белем почмагы, юрист киңәшләренә тукталды, аларның зур кызыксыну уятуын, резонанслы булуын ассызыклады.


-Бу хезмәттәшлек әлеге сәхифәләр, иҗади дуслык белән генә чикләнми, -диде ул. - Ике коллектив еш кына чәй өстәле артына да җыелабыз, бергәләп табигать кочагына ял итәргә чыгабыз, спорт бәйгеләре уздырабыз. "Галстуксыз" мондый очрашулар бер-беребезне тагын да якынайта, максатларны уртак итә.


Азнакай шәһәр судының матбугат үзәге җитәкчесе Альбина Темирбулатова район массакүләм мәгълүмат чараларының судны халыкка ачык итүдәге роленә тукталды.


-Закончалыклардагы яңалыклар белән дә азнакайлылар газета, телевидение аша хәбәрдар булып торалар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алалар, -диде ул, - шушы 9 ел эчендә генә дә "Маяк" битләрендә 110 сәхифәбез дөнья күргән, 50дән артык телетапшыру эшләнгән.


Киңәшмәдә газета сәхифәләре, телефильмнар да тәкъдир ителде, азнакайлылар тәҗрибәсе яктыртылган мәгълүмати материаллар таратылды. Россия Федерациясе Суд департаменты идарәсенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү бүлеге җитәкчесе Вадим Зыятдинов Азнакай шәһәр суды һәм массакүләм мәгълүмат чараларының уртак эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай “Фемида”сы – тәҗрибә үзәге