Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакай фатирларында җылытты
Сентябрь бик матур килде, хәттә төннәрен дә һава температурасы 10 градустан түбән төшмәде. Гадәттә, бу айда шәһәрдә җылылык сезоны башлана иде, ә быел фатирларны кояш җылытты, хәтта тәрәзәләр ябылмады. Әлбәттә, түбән катта һәм кояш төшмәгән якта яшәүчеләр салкыннан зарланып редакциябезгә шалтыраткаладылар. Кагыйдә буенча җылы һава температурасы биш тәүлек буена 8...
Сентябрь бик матур килде, хәттә төннәрен дә һава температурасы 10 градустан түбән төшмәде. Гадәттә, бу айда шәһәрдә җылылык сезоны башлана иде, ә быел фатирларны кояш җылытты, хәтта тәрәзәләр ябылмады. Әлбәттә, түбән катта һәм кояш төшмәгән якта яшәүчеләр салкыннан зарланып редакциябезгә шалтыраткаладылар. Кагыйдә буенча җылы һава температурасы биш тәүлек буена 8 градустан артмаганда гына бирелә. Менә әбиләр чуагының җәйдәй көннәре тәмамланып, җир өстенә беренче кар яуды. Бар йортлар, бюджет учреждениеләренә дә җылы килдеме икән?
Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты хәбәр итүенчә, 1 октябрьдән барлык йортларга да җылылык бирелә башлаган. Районда күпфатирлы 353 торак йорт бар. Шуларның 326 сы - үзәк җылылык системасына тоташтырылган, калганнары - шәхси җылытыла.
Мәктәпләр, балалар бакчалары, башка социаль учреждениеләр дә җылыга тиенгән.
Бу яктан ел да азнакайлыларның кышка әзерлеге яхшы. Коммуналчылар "чана"ны җәен әзерләргә күнеккән. Муниципаль район башлыгы да моны ныклы күзәтүдә тота.
Өйләр май булгач, җанга рәхәт. Әмма салкыннарның башы гына әле. Алда кар-буранлы кыш. Нигездә күпләр ишек-тәрәзәләрен заманчага алыштырып бетерде инде. Алардан җил йөрми, салкын керми. Ләкин урам җылытып утыра торганнары да җитәрлек. Андыйларны вакытында ныгытып кую отышлы.
Резеда ШӘРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев