Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай эшмәкәрләрен яңа технологияләр һәм гамәлдәге дәүләт программалары кызыксындыра

Мәгълүм булганча, республикада беренче тапкыр кече һәм урта эшмәкәрләр өчен, шулай ук үз эшен башларга җыенучыларга ярдәм йөзеннән "Бизнес-класс" виртуаль укулары оештырылды. Әлеге проектка 15 майда ук старт бирелде. Программа алты айлык курсларны үз эченә алды һәм укулар да бушлай булды. Яшь белгечләр тәҗрибәле остазлардан он-лайн, офф-лайн дәресләр алдылар. Курслар...

Мәгълүм булганча, республикада беренче тапкыр кече һәм урта эшмәкәрләр өчен, шулай ук үз эшен башларга җыенучыларга ярдәм йөзеннән "Бизнес-класс" виртуаль укулары оештырылды.

Әлеге проектка 15 майда ук старт бирелде. Программа алты айлык курсларны үз эченә алды һәм укулар да бушлай булды. Яшь белгечләр тәҗрибәле остазлардан он-лайн, офф-лайн дәресләр алдылар. Курслар эшмәкәр булырга хыялланучылар өчен генә түгел, инде бу өлкәдә эшләп килүчеләргә шәхси үсеш өчен дә файдалы булды. Бөтен дөнья күләмендә алга киткән әзер программада үзебезнең азнакайлылар да актив катнашты, барлыгы 152 кеше әлеге проектта теркәлеп, махсус курслар үтте. Мәгъ лүм булганча, биредә көчле экспертлар, остазлар, зур тәҗрибәсе булган эшмәкәрләр дәресләр бирде. Виртуаль укулар күпләр өчен шул ягы белән дә кызыклы һәм файдалы булгандыр да.
- Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, безнең эшмәкәрләрне теоретик белемнәрдән тыш практика, яңа технологияләр дә күбрәк кызыксындыра. Алар шулай ук Россиядә һәм Татарстанда эшләүче төрле программаларны да өйрәнделәр. Кыскасы, курслар үтүчеләр үзләрен борчыган сорауларга төпле һәм эшлекле җаваплар ала алдылар һәм бик рәхмәтле калдылар, - ди районның эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров.
Эш эзләгән һәркемгә ярдәм максатыннан, районның эш белән тәэмин итү үзәге дә әлеге уңайлы укуларны оештыруда үз өлешен кертте.
- Без проект старт алганның беренче көннәреннән үк төрле консультацияләр оештырдык. Виртуаль уку өчен ничек теркәлергә? Нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлаттык, - ди мәшгульлек үзәге директоры Лилия Гафиева. - Нәтиҗәдә, бик күпләр, бигрәк тә яшьләр үз укуларын башлады. Финанс, кредит алу мәсьәләләре, бизнесны ничек күтәреп җибәрү белән аеруча кызыксындылар һәм тулы җаваплар алдылар һәм канәгать калдылар.
- Үзеңнең киләчәгең турында уйларга, өйдән чыкмый гына, виртуаль "парталарга" гына утырып укырга, рәхәтләнеп үзеңнең сорауларыңны бирергә мөмкин булды. Мин эшмәкәрлек эше турында бик күп мәгълүмат алдым. Киләчәктә үз эшемне башлап җибәрә алырыма ныклы ышаныч туды, - ди Илдар.
- Миңа бу өлкәдә шактый "шомарган" остазлар аша тәҗрибә уртаклашырга, реаль бизнес турында ныклы белем алырга җай чыгуы бик ошады. Эшмәкәргә вакыт - алтын бәясе бит ул. Чит шәһәрләргә барып йөрмичә генә бу юнәлештә укып, белемебезне тагын да күтәрдек, - ди бу өлкәдә шактый тәҗрибә туплаган Әлфия ханым.
Проект 15 майда ук старт алса да, бүген дә теләгән һәркем www.business-class.pro сайтында теркәлеп, укуын дәвам итә ала. Әмма бу юлысы инде остазлардан башка гына. Аерма бары тик шунда гына. Үз эшеңне табарга, үстерергә һәм алга җибәрергә беркайчан да соң түгел.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай эшмәкәрләрен яңа технологияләр һәм гамәлдәге дәүләт программалары кызыксындыра