Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай эшмәкәрләренә активрак булырга кирәк

Районда эшмәкәрләргә ярдәм максатында төрле очрашулар, чаралар оештырыла. Шундый эшлекле очрашуларның берсе узган атнада Балалар иҗаты үзәгендә үтте. Очрашуда полимерларны эшкәртү өлкәсендә ТР кластер үсеше үзәге җитәкчесе Вадим Вахитов Һәм ТР икътисад министрлыгы каршындагы эшмәкәрләргә ярдәм үзәге вәкиле Булат Шәйхразиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов катнашты. Киңәшмәне район эшмәкәрләр...

Районда эшмәкәрләргә ярдәм максатында төрле очрашулар, чаралар оештырыла.

Шундый эшлекле очрашуларның берсе узган атнада Балалар иҗаты үзәгендә үтте. Очрашуда полимерларны эшкәртү өлкәсендә ТР кластер үсеше үзәге җитәкчесе Вадим Вахитов Һәм ТР икътисад министрлыгы каршындагы эшмәкәрләргә ярдәм үзәге вәкиле Булат Шәйхразиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов катнашты. Киңәшмәне район эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Әнвәр Җиһангиров алып барды.

Әлеге очрашуга эшмәкәрләр һәм фермерларның аз килүе генә күңелне борчый иде. Юкса, аларга күпме файдалы мәгълүмат алырга, кайбер рәсми эшләрне урында ук хәл итәргә мөмкинлек бар иде.

Республика вәкилләре район эшмәкәрләрен активрак булырга чакырдылар, яңа җитештерү предприятиеләрен ачу һәм гамәлдә булганнарын үстерүдә квалификацион ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерделәр.

Күп кенә эшмәкәрләр аларга ярдәм максатыннан эшләүче программаларның асылын аңлап бетермиләр. Юкса, бу программаларны яхшы белгәндә һәм дөрес эш иткәндә зур уңышларга ирешергә мөмкин. Әйтик, фермерда сөтнең литры 10-12 сум тора. Ә кибеттә 35-40 сум. 25 сум эшкәртүче һәм сәүдә предприятиесенә кала дигән сүз. Шуңа күрә һәрвакытта да продукцияне ахыргача үзеңә җитештерергә омтылырга кирәк. Шуңа да мин фермерларга "Лизинг-грант" программасы нигезендә җитештерү җиһазлары алырга һәм продукцияне ахыргача үзләрендә җитештерергә тәкъдим итәр идем. Соңгы вакытта сөт, ит, яшелчә, җиләк-җимеш эшкәртү мәсьәләсендә бик күп фермерлар безгә мөрәҗәгать итәләр дә, - ди Булат Шәйхразиев.

Эшмәкәрләр киңәшмә ахырында да белгечләр белән калып, фикер алыштылар. "Киңәшле эш таркалмас", - дигән безнең бабаларыбыз. Эшмәкәрләребезнең тагын да активлашуын, уңышларга ирешүен теләп калыйк. Үз җирлегебездә җитештерелгән чиста, файдалы һәм тәмле продукция һәммәбезгә кирәк.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай эшмәкәрләренә активрак булырга кирәк