Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай эшмәкәрләре видеоконференциядә катнаштылар

Сишәмбе көнне ТР Министрлар Кабинеты үткәргән видеоконференциядә сүз спиртлы эчемлекләр сатуда федераль закон белән кертелгән таләпләр хакында барды. Бер сүз белән әйткәндә, спиртлы эчемлекләр сатуда җитди үзгәрешләр көтелә. Ул бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы буенча эшли башлаячак. Киләчәктә ил күләмендә кертеләчәк бу системаны тәҗрибә рәвешендә Татарстанда сынап карарга булганнар. Аны...

Сишәмбе көнне ТР Министрлар Кабинеты үткәргән видеоконференциядә сүз спиртлы эчемлекләр сатуда федераль закон белән кертелгән таләпләр хакында барды.
Бер сүз белән әйткәндә, спиртлы эчемлекләр сатуда җитди үзгәрешләр көтелә. Ул бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы буенча эшли башлаячак. Киләчәктә ил күләмендә кертеләчәк бу системаны тәҗрибә рәвешендә Татарстанда сынап карарга булганнар. Аны республикада гамәлгә кертү буенча инде эш башланган. Үзгәрешләр авыл кибетләренә дә барып җитәчәк.
Нәрсә соң ул бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы һәм ул ни өчен кирәк, дип сорар укучыбыз. Әлеге системаны кертүнең төп максаты - этил спирты, аракы һәм спиртлы продукцияләрне җитештерү күләмен һәм сатуны дәүләт контролендә тотуны автоматлаштыру, ягъни исәп-хисап барышын ачык итү. Моннан соң инде спиртлы эчемлекләр җитештерүченең кайдан, кем булуы, товарның төре, исеме, күләме, акциз исәпләүнең дөреслеге, читтән кертелгән эчемлекләр, производствода хәл торышы, аның үсеш тенденциясе турында тулы мәгълүматлар тупланып барачак. Алга таба барлык күпләп һәм ваклап сату нокталары спиртлы эчемлекләр әйләнеше турындагы мәгълүматны системада теркәп барырга тиеш булачак. Моның өчен кибеттә интернетка тоташтырылган компьютер булырга тиеш, ул программалаштырыла, штрих-кодлы сканер да кирәк була. Әлеге саналган әйберләр булмаса, алкогольле эчемлекләр сату тыела.
Күпләп сату оешмаларында әлеге яңалык 2016 елның 1 гыйнварыннан, ваклап сатучыларга 1 июльдән гамәлгә кертелә.
Тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз.
Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай эшмәкәрләре видеоконференциядә катнаштылар