Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай эшмәкәрләре түгәрәк өстәл артында сөйләшәчәк

Бүгенге көндә үз эшен ачарга теләүчеләр бик күп. Бизнес хәзер урта буынны гына түгел, ә бәлки үсеп килүче яшьләрне дә кызыксындыра. Аларга ярдәм йөзеннән районыбызның урта һәм кече бизнес вәкилләренең Республика, район җитәкчеләре, хезмәттәшлек итүче оешма-предприятие җитәкчеләре белән берлектә киңәшмә, очрашулары даими узып тора. 25 февральдә Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә...

Бүгенге көндә үз эшен ачарга теләүчеләр бик күп. Бизнес хәзер урта буынны гына түгел, ә бәлки үсеп килүче яшьләрне дә кызыксындыра. Аларга ярдәм йөзеннән районыбызның урта һәм кече бизнес вәкилләренең Республика, район җитәкчеләре, хезмәттәшлек итүче оешма-предприятие җитәкчеләре белән берлектә киңәшмә, очрашулары даими узып тора. 25 февральдә Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә муниципаль район җитәкчеләре, ТР икътисад Министрлыгы вәкилләре, банклар һәм башка оешма-прредприятие җитәкчеләре катнашында "Азнакай районында кече һәм урта бизнес үсеше" темасына түгәрәк өстәл артында сөйләшү узачак. Үз эшен башлаучылар, эшмәкәрләр, КФХ һәм ЛПХ җитәкчеләренә үзләрен борчыган сорауларга җавап алу, кирәкле бик күп мәгълүматлар алу өчен бик уңайлы форсат бу. Башлана 13 сәгать 15 минутта

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай эшмәкәрләре түгәрәк өстәл артында сөйләшәчәк