Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай эшмәкәрләре җитәкчеләр белән очрашты

Җомга көнне район Советы бинасында районыбыз эшмәкәрләре, алар белән турыдан-туры эшләүче оешма-предприятие җитәкчеләре, фермерлар һәм башка җаваплы кешеләр ТР икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Рөстәм Янтыков, көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Руслан Латыйпов белән очраштылар. Очрашуны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып...

Җомга көнне район Советы бинасында районыбыз эшмәкәрләре, алар белән турыдан-туры эшләүче оешма-предприятие җитәкчеләре, фермерлар һәм башка җаваплы кешеләр ТР икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Рөстәм Янтыков, көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Руслан Латыйпов белән очраштылар. Очрашуны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Җитәкчеләр урта һәм кече эшмәкәрлекне яклау программалары, закончалыктагы яңалыклар белән таныштырдылар һәм эшмәкәрләрнеэ күпсанлы сорауларына җаваплар бирделәр. Очрашу барышында җитәкчеләр "СпецМаш" заводында булып, андагы алдынгы эш алымнары белән таныштылар. Шәхси эшмәкәр биредә 50 ләп кешене эш белән тәэмин итеп калмаган, аларга югары хезмәт хакы да түли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай эшмәкәрләре җитәкчеләр белән очрашты