Азнакай егетләре хәрби хезмәткә әзер
23 октябрь көнне Азнакай шәһәренең "Чатыр Тау арена" спорт комплексында "Призвывник көне" узды. Быел ул аеруча тантаналы шартларда барды: хәрби хезмәткә җыенучы егетләргә хәер-фатиха бирергә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, җитәкчеләр белән бергә башкала кунаклары -ветераннарның төбәк җәмәгать оешмасы республика советы рәисе Хәбир Иштирәков, «Татарстан Республикасы сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары...
23 октябрь көнне Азнакай шәһәренең "Чатыр Тау арена" спорт комплексында "Призвывник көне" узды. Быел ул аеруча тантаналы шартларда барды: хәрби хезмәткә җыенучы егетләргә хәер-фатиха бирергә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, җитәкчеләр белән бергә башкала кунаклары -ветераннарның төбәк җәмәгать оешмасы республика советы рәисе Хәбир Иштирәков, «Татарстан Республикасы сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты» җәмәгать оешмасы рәисе Әхәт Юлашев та килде. Алар ил алдында һәр ир-егетнең үтәргә тиешле изге бурычын ассызыклап, солдат хезмәтен уңышлы башкарып, исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуларын теләделәр.
Һәр елны спорт-хәрби ярышларда көч, җитезлек, осталыкны сынашу рәвешендә барган бу чарада зал шаулап-гөрләп торды. Тамашачылар 7 командага дәрт өстәп, һәр чыгышны бик җитди күзәтеп барды. Узган елларда командалар нигездә яшь-җилкенчәктән - призывниклар һәм югары сыйныфларда, көллиятләрдә укучылардан торса, быел аларга әфган сугышы ветераннары һәм төрле еллларда диңгез флотында хезмәт иткән өлкән яшьтәгеләр дә кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев