Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай егетләре хәрби хезмәткә әзер

Элегрәк, солдатка киткән егетләребез авыллар исемнәре язылган баганаларда, клубларда кулъуялыклар төенләнгән бәйләмнәр элеп калдыра иде. Әниләр улларына ипи телеме каптырып, кыерчыкның яртысын киштә түрендә алар хезмәт итеп кайтканчы саклый иделәр. Хәер, иделәр дип әйтү бик үк дөрес тә түгелдер, кайбер авылларда, гаиләләрдә бу йолалар әле дә булса яшәп килә. Узган...

Элегрәк, солдатка киткән егетләребез авыллар исемнәре язылган баганаларда, клубларда кулъуялыклар төенләнгән бәйләмнәр элеп калдыра иде. Әниләр улларына ипи телеме каптырып, кыерчыкның яртысын киштә түрендә алар хезмәт итеп кайтканчы саклый иделәр. Хәер, иделәр дип әйтү бик үк дөрес тә түгелдер, кайбер авылларда, гаиләләрдә бу йолалар әле дә булса яшәп килә. Узган атна ахырында, районның хәрби комиссариат бүлегендә, ирексездән, алар кабаттан искә төште.

Елдагыча, 1 апрельдән чакырылыш комиссиясе биредә үзенең эшен яңартып җибәрде. Комиссия каршына басарга җыенган егетләрнең бераз дулкынлануы сизелә.

-Беренче булып кергәнгәмедер, әзрәк каушатты, - ди Руслан Сәлахов. - Табиб-стоматолог белгечлеге алдым, хәзер инде ил алдында бурычны үтисе калды. Үз һөнәрем буенча хезмәт итәргә туры килсә, чыныгу, тәҗрибә дә алырмын, миңа монсы да бик кирәк.

Шунсына игътибар ителде: комиссия үтүче егетләрнең күбесе төрле көллиятләрне тәмамлаучылар, арада югары уку йортында укучылар да бар. Бер һөнәре дә булмаганнар юк та. Бөгелмә төзелеш техникумында газ белән эретеп ябыштыручы белгечлеге алган Роман Тәхәуов, Лениногорск политехник көллиятендә токарьлыкка укыган Булат Мөхәммәтов, шул ук шәһәрдә нефть техникумын тәмамлап, читтән торып КХТИга укырга кергән Айнур Галимов... - барсы да әнә: "Хәрби хезмәткә әзер!" дип чатнап торалар.

- Быелгы чакырылышта 700гә якын 18 яшьтән 26 яшькәчә ир-егет медицина тикшерүе һәм чакырылыш комиссиясен үтәчәк. Аларның 80гә якыны язын илнең төрле почмакларына хезмәт итәргә китәчәк. - ди чакырылыш комиссиясе рәисе урынбасары Дамир Гыйләҗев. - Соңгы 3-4 елда армия сафларына үзләре теләп китәргә теләүчеләр бермә-бер артты. Моңа хәрби хезмәт үтмәгәннәрне дәүләт һәм муниципаль хезмәтләргә алмау турында закон кертелү дә үз йогынтысын ясыйдыр, билгеле. Шунсын әйтергә кирәк, бүгенге көндә солдат хезмәтендәге егетләребез турында бары тик мактау, рәхмәт сүзләре генә ишетеп торабыз.

Республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнгы Рәдиф Камалеев мәктәп укучылары белән дә юнәлешле эшчәнлек алып баруларын әйтә. Бүгенге көндә 20ләп Азнакай егете хәрби уку йортларында белем һәм чыныгу ала. Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр дә елдан-ел күбәя. Алар үзләре теләгән төбәкләргә җибәрелә.

-Армияга хәзер бары тик белемле, һөнәрле булганнар гына алына, - диде ул. - Быел вуз тәмамлаган 69 егет хәрби хезмәткә китәчәк. 2 ел элек Самарадагы хәрби частьларның берсе белән килешү төзелгән иде, бүгенге көндә анда 15 азнакайлы хезмәт итә. Язгы чакырылышта тагын 30лап егетне җибәрәчәкбез. Районыбыз егетләре хезмәт иткән частьларның барсы белән дә тыгыз элемтәдә, ничек хезмәт итүләрен белешеп торабыз.

Комиссия үткән һәр егет белән аерым сөйләшү алып барылды, аларның гаилә хәлләре, үзенең, әти-әнисенең хәрби хезмәткә мөнәсәбәте белән дә кызыксындылар. Сихәтлеге, гаилә хәле белән берникадәр проблема булганнарны хәрби хезмәттән кичектереп тору турында карарга киленде. Бүлек начальнигы Рәдиф Камалеев әйткәнчә, хәрби комиссариат һәр призывникның иң беренче чиратта - "дусты", киңәшчесе. Моны егетләребез үзләре дә яхшы аңлый.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай егетләре хәрби хезмәткә әзер