Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай егетләре хәрби хезмәткә китә

Республика хәрби комиссариатының район бүлегендә "урак өсте" дисәк тә була. Бер төркем егетләр медицина тикшерүе үтеп йөрсә, икенчеләре хәрби хезмәткә яраклы булуы турында белешмә алып, армиягә китә, биредә шулай ук солдат киемендәгеләрне - ир-егетлек бурычын инде үтәп кайтканнарын да очратасың. Менә шундый ыгы-зыгылы, киеренке чор булса да, бүлек начальнигы Рәдиф...

Республика хәрби комиссариатының район бүлегендә "урак өсте" дисәк тә була. Бер төркем егетләр медицина тикшерүе үтеп йөрсә, икенчеләре хәрби хезмәткә яраклы булуы турында белешмә алып, армиягә китә, биредә шулай ук солдат киемендәгеләрне - ир-егетлек бурычын инде үтәп кайтканнарын да очратасың. Менә шундый ыгы-зыгылы, киеренке чор булса да, бүлек начальнигы Рәдиф Камалеев язгы чакырылыш, аны оештыру эшләре барышы хакында сөйләп-таныштырып алырга вакыт тапты.

-Быелгы язгы чакырылыш чараларына 889 кеше чакырылып, аларның 726сы чакыру комиссиясен үтте. Әмма аңа килергә тиеш булып та, 163е әлегәчә юк, - диде ул. Бу саннар кайсы авыл биләмәсендә эшнең ничек оештырылуын ачык күрсәтә дә инде. Ир-егетләребезне хәрби хезмәткә исәпкә алу, аларны әзерләүдә Әгерҗе, Балтач, Мәсгут, Туйкә авыл биләмәләре советлары, җитәкчеләренең яхшы эшләвен билгеләп үтәр идем. Әсәй, Әлкәй, Чемодур авыл биләмәләрендә дә эшне оештыра беләләр. Урманай, Үчәлле, Актүбә, Чубар Абдул җирлекләрендә хәрби хезмәт исәбе төгәл алып барыла, егетләрнең 80-83 проценты комиссияне үтте. Бер үк вакытта чакырылыш кампаниясенә салкын караганнары да бар. Мисал өчен, Илбәк, Мәлбагыш (67 процент), Микулино (63 процент), Карамалы (54 процент) Югары Стәрле (60 процент) биләмәләрендә хәл бер дә канәгатьләнерлек түгел. Комиссия үтәргә тиеш егетләр килми, алар белән эшләү җитми. Ә инде Азнакай шәһәре буенча алсак, повесткалар 464 кешегә җибәрелеп, аларның 381е хәрби комиссариат бүлегендә булды, ә менә калган 83 егетнең ил алдындагы изге бурычына мөнәсәбәте аңлашылмый. Канун-таләпләр бөтен кешегә бер, бу битарафлыклары, законны санламаулары өчен иртәме-соңмы барыбер җавап тотарга туры киләчәк, шуны онытмасыннар иде.

Хәрби хезмәткә китүче егетләр белән күптөрле районкүләм чаралар оештырылды. Шуларның иң мөһим берничәсенә генә тукталам. 21 майда район башлыгы Марсель Шәйдуллин, мөхтәрәм ветераннарыбыз катнашында "Призывниклар көне" үтте. 25 майда язгы чакырылшның беренче төркемен районның барлык җитәкчеләре катнашында, атналык киңәшмә башланыр алдыннан - бик тантаналы шартларда хәрби хезмәткә озаттык. 26-30 май көннәрендә, һәр елдагыча, өлкән сыйныф егетләре белән хәрби кыр өйрәнүләре уздырылды. Бу үткәрелгән чараларның яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә, егетләребезне армия сафларына әзерләүдә әһәмияте бәхәссез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай егетләре хәрби хезмәткә китә