Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай диңгезчеләрен Казан җылы кабул итте

Татарстан Республикасы Диңгез җыены чакыруы буенча Азнакай шәһәре хәрби диңгезчеләренең "Адмиралъ" оешмасы, аның каршында эшләүче "Варяг" хәрби-патриотик клубы җитәкчеләре һәм ветераннардан торган биш кешелек делегация Казан шәһәре Диңгез җыены һәм өлкән яшьтәге диңгезчеләрнең Россиядәге бердәнбер "Экипаж ­- бер гаилә" җыр ансамбле оештырган махсус чарада катнашты. Очрашуның рәсми өлешендә азнакайлыларны подводникларның...

Татарстан Республикасы Диңгез җыены чакыруы буенча Азнакай шәһәре хәрби диңгезчеләренең "Адмиралъ" оешмасы, аның каршында эшләүче "Варяг" хәрби-патриотик клубы җитәкчеләре һәм ветераннардан торган биш кешелек делегация Казан шәһәре Диңгез җыены һәм өлкән яшьтәге диңгезчеләрнең Россиядәге бердәнбер "Экипаж ­- бер гаилә" җыр ансамбле оештырган махсус чарада катнашты.

Очрашуның рәсми өлешендә азнакайлыларны подводникларның Бөтендөнья ассоциациясе советы әгъзасы, ТР һәм Казан шәһәре Диңгез җыены рәисе, ТР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Шәүкәт Сөнәгатов кабул итте. Эшлекле сөйләшү барышында Азнакай диңгезчеләре оешмасын Республика Диңгез җыенына кабул итү шартлары, башка оештыру мәсьәләләре каралды.

Бу эшләрдә юнәлеш бирүче кураторлар итеп җыен совет әгъзасы, якташыбыз, запастагы I ранг капитаны Насих Усманов һәм ТР Хәрби комиссариатының яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү бүлеге хезмәткәре Владимир Любченконы билгеләде.


Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай диңгезчеләрен Казан җылы кабул итте