Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай делегациясе – Төркиядә

Азнакай районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә район делегациясе эш визиты белән Төркия Республикасында булып кайтты. Визитның беренче көнендә Азнакай кунаклары белән Мәрсин өлкәсе губернаторы Хәсән Барси Гюзел огълы, Тарсус шәһәре мэры Борханетдин Кожамаз һәм башка шәһәр вәкилләре очрашты. Сөйләшү барышында Татарстан белән Төркия арасындагы үзара туганлык һәм икътисади...

Азнакай районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә район делегациясе эш визиты белән Төркия Республикасында булып кайтты.

Визитның беренче көнендә Азнакай кунаклары белән Мәрсин өлкәсе губернаторы Хәсән Барси Гюзел огълы, Тарсус шәһәре мэры Борханетдин Кожамаз һәм башка шәһәр вәкилләре очрашты. Сөйләшү барышында Татарстан белән Төркия арасындагы үзара туганлык һәм икътисади элемтәләрнең роле ассызыкланды. Азнакай белән Тарсус 15 ел инде аралашып, дустанә элемтәләрне саклап килә. Очрашу вакытында Төркия эшмәкәрләренең Азнакай районы икътисадын инвестицияләү мөмкинлекләре, аларның үсеш перспективасы хакында сүз барды.

Марсель Шәйдуллин һәм Расих Шәкүров төрекләр изгесе "Хөзер Ильяс"ка багышланган яз башлану, җирнең уяну, яшәрү бәйрәмендә катнаштылар. Делегация шулай ук берничә сәнәгать объектында: он, май ясау заводларында, сөт комбинатында, элеваторда һ.б. булып, аларның эшчәнлеге белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев