Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай чәкчәге телеңне йотарлык

«Ак калфак» иҗтимагый оешмасы милли аш-су әзерләүчеләрнең мастер-классларын үткәреп, Азнакай осталары пешергән чәк-чәкнең тәмен бөтен республикага таныткан иде. Хәзер инде аның рецептын бөтен республикага таратып яталар. Ә нигә, мактанырлык та безнең Азнакай чәкчәге белән! Бездәге уңганнар кебек итеп аны авызда эреп торырлык итеп пешерә белергә дә кирәк бит әле! Буралы...

«Ак калфак» иҗтимагый оешмасы милли аш-су әзерләүчеләрнең мастер-классларын үткәреп, Азнакай осталары пешергән чәк-чәкнең тәмен бөтен республикага таныткан иде. Хәзер инде аның рецептын бөтен республикага таратып яталар. Ә нигә, мактанырлык та безнең Азнакай чәкчәге белән! Бездәге уңганнар кебек итеп аны авызда эреп торырлык итеп пешерә белергә дә кирәк бит әле!

Буралы авылында яшәүче "Ак калфак" район оешмасы әгъзасы Фәридә Шәйдуллина чәкчәк пешерү серләрен газета укучыларыбыз белән дә уртаклаша:

5 йомырка, 1 аш кашыгы үсемлек мае, бер чеметем тоз, бер чеметем чәй содасы. Боларның барысын бергә кушып, аз да түгел, күп тә түгел - нәкъ 20 минут миксер белән күпертәбез. Аннан соң агач кашык алып, он куша-куша, туглыйбыз. Камыр кашыкка ябышмаслык булсын. Бер кашык камырны онлы кунага төшереп, бау кебек тәгәрәтәбез. Кулны үсемлек мае белән майласаң, камырны тәгәрәтүе уңай икәнлеген беләсез инде.
Камыр «бау»ны 3 см озынлыгындагы кисәкләргә кисәбез. Һәр кисәкне аерым-аерым тагын бер кат тәгәрәтеп чыгабыз. Бер кеше камырны тәгәрәтеп, икенче кеше майда пешереп торса, эш тизрәк бара.
Чәкчәкне ике савытта пешерсәү яхшы. Бер савыттагы майда кыздырганда, икенче савыттагысы суына тора. 1 литр көнбагыш маена ярты стакан салкын су саласың. Туңмай яки елкы мае да өстәп җи­бәрсәң, чәкчәк тагын да тәмлерәк була. Камырны җылымса майга салып пешерергә кирәк. Кайнар майга салган камыр бик нык җәелеп китә.
Пешкән чәкчәкне иләккә салып, артык маеннан арындырырга кирәк.
Чәкчәкне катыру өчен ширбәт әзерлибез:
3 стакан шикәр комын, 1 стакан суны, 2 аш кашыгы балны 15 минут чамасы кайнатасың. Әзерлеген белү өчен ике бармак белән кыскалап карарга кирәк. Сузылса, әзер дигән сүз.
Ширбәтне сөт белән дә ясарга була. 3 стакан шикәр комына 1 стакан сөт салып кайнатасы. Сөтле сироп белән катырылган чәкчәк аеруча матур, ялтыравыклы була.
Әгәр дә чәкчәкне бик тиз пешерергә кирәк булса, камырдан әвәләнгән «бармаклар»ны майлы табага тезеп, мичтә пешерәләр. Табаның бераз тирәнен алырга кирәк. Май камырны күмәрлек булмаса да ярый. Вакыт-вакыт табаны селкеткәләп торырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай чәкчәге телеңне йотарлык