Татарстанның иң биек ноктасы урнашкан Азнакай районы барлык татарстанлыларны 21 август көнне 10.00 сәгатьтә “Парус” спорт-туристик базага матур традициягә әверелгән “Чатыр-Батыр” ачык фестивальгә чакыра.
Бәйге-бәйрәмне республика аграр яшьләр оешмасының Азнакай бүлеге оештыра. Фестивальдә 3 егет һәм 2 кыздан торган командалар катнаша. Җитезлекне, зирәклекне, көч-дәрманны сынаган 8 төрле ярышта иң-иңнәр һәм Чатыр батырлары билгеләнәчәк. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә
Нет комментариев