Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай бораулаучылары нефть чыгару идарәләренә 91 скважина төзеп тапшырган

"Бурение" ҖЧҖнең Азнакай бораулау эшләре предприятиесе хезмәт коллективы узган атнада үзенең еллык эшенә нәтиҗә ясады. Конференция делегатларын 2013 ел йомгаклары белән предприятие җитәкчесе Олег Старов таныштырды. Аның төпле анализлауга корылган чыгышыннан күренгәнчә, хисап чорында Азнакай бораулаучылары алдында җитди бурычлар торган. Шуңа да карамастан, җиткерелгән заданиеләрен коллектив уңышлы башкарып чыккан -...

"Бурение" ҖЧҖнең Азнакай бораулау эшләре предприятиесе хезмәт коллективы узган атнада үзенең еллык эшенә нәтиҗә ясады.


Конференция делегатларын 2013 ел йомгаклары белән предприятие җитәкчесе Олег Старов таныштырды. Аның төпле анализлауга корылган чыгышыннан күренгәнчә, хисап чорында Азнакай бораулаучылары алдында җитди бурычлар торган. Шуңа да карамастан, җиткерелгән заданиеләрен коллектив уңышлы башкарып чыккан - пландагы 149,9 мең метр урынына 151,8 мең метр (шул исәптән традицион юл белән - 150,6 мең, иске фондтагы скважиналарның ян кәүсәсен тишү буенча 1267 метр) тау токымы бораулаган. Заказчылар - нефть чыгару идарәләренә - 91 скважина төзеп тапшырылган. Шушы вакыт эчендә бораулауның коммерция тизлеге скважинаның ян кәүсәсен тишүдә 22,4, разведка бораулавында 5 процентка үскән.


Девон ятмаларына горизонталь скважиналар бораулау вакытында еш кына килеп чыга торган проблемаларны хәл итү максатыннан, биредә төрле сервис компанияләренең яңа эшләмәләреннән дә актив файдаланалар. Әйтик, "Буринтех" ҖЧҖ җитештергән "Мультибур" гелий-эмульсия эремәсен куллану "Азнакайнефть" идарәсе өчен 5 горизонталь скважина бораулаганда нәтиҗәле булса, кын горизонтын ачканда SBK UNI DRILL эремәсе отышлырак икән.


Бораулаучылар чыгымнарны киметү һәм скважиналар төзүдә яңа технологияләр куллануны бүген үз алларына максат итеп куйганнар.


Предприятиедә хезмәтне саклау һәм хезмәт дисциплинасына да зур әһәмият бирелә. Сәнәгать куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау гамәлдәге норматив-техник һәм хокукый актлар нигезендә алып барыла. Хезмәт дисциплинасын үтәмәү, хокук нормаларын сакламаучыларга карата закончалыкта каралган йогынты чаралары күрелә. Шунысын аерым күрсәтеп узарга кирәк - 2013 елда биредә хезмәт дисциплинасын бозуның бер генә очрагы да булмаган.


Кадрларның белемен арттыруга да аерым игътибар бирелә. Хисап чорында 463 кешене укыту өчен 1,6 млн сум акча тотылган. Куркыныч җитештерү объектларында эшләүче 272 кеше махсус курслар узган, 255 бораулаучы һәм бораулаучы ярдәмчесе, 98 инженер-техник хезмәткәр үзләренең квалификацияләрен күтәргән.


60 елдан артык данлы тарихы булган Азнакай бораулаучылар коллективы үзендә эшләүчеләрнең хезмәт казанышлары белән гел макталып, горурланып килде. Ветераннар эстафетасын бүген яшьләр дәвам итә. Ел йомгаклары буенча предприятиенең иң яхшы бораулау бригадалары дип мастерлар Рәшит Хәкимов (19480 метр), Шамил Гатин (18604 метр), Рамил Шәйдуллин (16930 метр) җитәкчелек иткән коллективлар танылды.


Бүген монда эшләүчеләрнең һәр өченчесе - яшь кеше. Алар үзләренең һөнәри яктан югары дәрәҗәдә булулары, квалификацияләрен даими үстерүгә омтылышлары белән аерылып торалар. Әйдәр һөнәр ияләре арасында "Татнефть" ААҖ уздырган яшь эшчеләрнең һөнәри осталыгы конкурсында бораулау мастеры В.Шартдинов бригадасыннан составына бораулаучы А.Җамаев, бораулаучы ярдәмчеләре М.Сәлахов, Б.Сәгытдинов һәм М.Коршунов кергән вахтаның икенче урын яулавы моның ачык дәлиле.


Предприятие үзенең рационализаторлары һәм уйлап табучылары белән дә горурлана ала. Хисап елында гына да алар 44,6 млн сумлык нәтиҗә бирүче 104 рационализаторлык тәкъдиме керткәннәр.


Биредә эшләүчеләрнең матди хәлен яхшырту администрация һәм профкомның даими игътибар үзәгендә. 2013 елда, алдагысы белән чагыштырганда, хезмәт хакы 22 процентка арткан. Ә инде 2014 ел башыннан оклад һәм тарифларны 10 процентка үстерү каралган.


Предприятие җитәкчесе Олег Старов үзенең чыгышында алда торган төп бурычларга да тукталды. Алар - ел дәвамында 146 мең 252 метр токым бораулау һәм заказчыларга 79 скважина төзеп тапшыру, яңа технологияләр буенча скважиналар төзү программасын дәвам итү, аварияләрне, скважиналарны төзү циклын киметү, бораулау җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү регламентын үтәү, геолог-техник документацияләр нигезендә бораулау блокларын хәзерләүнең һәм төзүнең сыйфатын яхшырту.


Коллектив шартнамәнең үтәлеше буенча чыгыш ясаган профсоюз комитеты рәисе Резеда Харисова оешма эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып профсоюз әгъзаларының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, хезмәт шартларының куркынычсызлыгын тәэмин итү, балалы гаиләләргә һәм яшь эшчеләргә матди ярдәм күрсәтү, лаеклы ялдагы пенсионерларны социаль яклау торуын билгеләп үтте. Болар барысы да шартнамәдә урын алган.

Әйтик, хезмәтне саклауны һәм эш шартларын яхшырту, даими уздырыла торган мәҗбүри медицина каравы, нормада билгеләнгән шәхси саклану чаралары, бораулау һәм үзләштерү бригадаларында эшләүчеләрне ташламалы тукландыру өчен генә дә 15 млн сум акча тотылган. Гаилә корганнарга, балалары туганнарга, өчтән артык балалы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтелгән, мебель һәм башка кирәк-ярак алу өчен 13 яшь гаиләгә 70 мең сум күләмендә процентсыз ссуда бирелгән.


Социаль ипотека төзелеше буенча фатир алу өчен 10 кеше чиратта тора.


Ирекле медицина иминиятенә (ДМС) 2,5 млн сумнан артык акча күчерелгән. Шуның нәтиҗәсендә эшләүчеләр медицина хезмәтеннән файдаланганнар, 75 кеше санаторийларга юллама алган.


Кышкы чорда 38 хезмәткәр "Каенкай" ял базасына барысы 93 мең 721 сумлык юллама алган. 42 бала җәйге лагерьларда ял иткән, 20 се "Азнакай" санаториенда сәламәтлеген ныгыткан. Теләге булган һәрбер кеше - олысы да, кечесе дә юлламалар белән тулысынча тәэмин ителгән.


Предприятие ветераннары да җитәкчелек һәм профкомның игътибарыннан читтә калмый. Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан "Татнефть" ААҖ эшләмәүче пенсионерларга санаторийларга өстәмә юлламалар бирү турында карар чыгарган иде. Шуның нигезендә биредәге 139 ветеран үзләренең сәламәтлеген ныгыткан. Нефтьчеләр көне уңаеннан пенсионерларның барысына да 3-5 мең сум күләмендә акчалата бүләк, ашамлык пакетлары тапшырылган. Аеруча хезмәт күрсәткәннәре "Акчарлак" ресторанында оештырылган бәйрәм табынына чакырылган. Җиңү көне уңаеннан була торган тәбрикләүләрдән бер сугыш ветераны да, аларның тол хатыны да читтә калмый.


Докладлар буенча фикер алышулардан соң, хезмәт коллективларыннан сайланган делегатлар алдында Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Татбурнефть" идарә итү компаниясе ҖЧҖ директоры Ринат Шәфыйгуллин, "Бурение" ҖЧҖнең башкаручы директоры Владимир Еромасов чыгыш ясады.

Наил АБДУЛЛИН
Реклама шартларында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай бораулаучылары нефть чыгару идарәләренә 91 скважина төзеп тапшырган