Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай белән Әлмәт кардәшлек җепләрен ныгытты

Узган җомга көнне республикада иң зур тамаша залларының берсе саналучы Әлмәт "Нефтьче" мәдәният сараенда азнакайлылар уздырган якташлар бәйрәмендә чынлап та алма төшәр дә урын булмыйча, берничә йөз кеше чараны хэтта басып торган килеш, өч сәгать буе урыныннан кузгалмыйча карады. Һәр чыгыш күршеләребез тарафыннан көчле алкышларга күмелде һәм чын мәгънәсендә иң...

Узган җомга көнне республикада иң зур тамаша залларының берсе саналучы Әлмәт "Нефтьче" мәдәният сараенда азнакайлылар уздырган якташлар бәйрәмендә чынлап та алма төшәр дә урын булмыйча, берничә йөз кеше чараны хэтта басып торган килеш, өч сәгать буе урыныннан кузгалмыйча карады. Һәр чыгыш күршеләребез тарафыннан көчле алкышларга күмелде һәм чын мәгънәсендә иң югары бәягә лаек булды.

Азнакайлылар, кайда гына яшәмәсеннәр,үз тамырларын онытмыйлар, туган яклары белән багланышларын өзмиләр. Узган ел якташлар белән очрашулар Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләрендә гөрләп узса, быел шундый матур чара Әлмәттә планлаштырылган иде. Соңгысына килгәндә, ул, очрашу бәйрәмнәренең кульминацион ноктасы булды.

Ник дигәндә, чыгышлары буенча Азнакайдан булган якташларыбызның иң кубесе Әлмәттә яши. Шуңа күрә дә аны оштыруга да зуррак игътибар бирелгәндер мөгаен. Ут күршеләр саналучы әлмәтлеләр дә аны зур түземсезлек белән көтеп алганнар. Авыл хуҗалыгы продукцияләре белэн килгән ярминкәдән башланды Азнакай халкына соклану.

Сәүдә рәтләре яныннан беркем дә Чатыр Тау төбәгендә җитештерелгән товарсыз китмәде. Ярминкәгә, бәйрәмгә дәшеп, мәдәният сарае каршында Азнакай , Әлмәт үзешчәннәре бергәләп җыр сузалар, бииләр, тирә якны гармун, баян, курай моңнарына күмәләр...

Мәдәният сараенда азнакайлыларның халык һәм сәнәгать эшләнмәләре күргәзмәсе дә үзенең байлыгы белән дә, төрлелеге белән дә һәркемне әсир итте. Бигрәк тә Азнакай курчаклары, Актүбә уенчыклары аеруча зур популярлык белән файдаландылар.

Алгарак китеп шуны искәртәсе килә, бәйрәмнең кичә өлеше бер сулышта узды. Анда бер генә дә ялгыш кертелгән чыгыш та, әз генә дә ясалмалык та юк иде. Ул чынлап та бер-берен өзелеп сагынган, чын туганнар очрашканда, күрешкәндә генә була торган тоташ җылылыктан торган атмосфера чолганышында узды.

Әлеге җылылык нурларында беренче чиратта, әлбәттә күрсәткән фидакарьлекләре өчен аксакал якташлар-ветераннарыбыз коенды.Алар сәхнә түрен ямьләп рәхмәт хатлары белән дә хөрмәтләнделәр, төрле бүләкләргә дә ия булдылар. Шулай ук залда урын алган, чәчләренә ак бәс иңгән өлкәннәребезнең берсе генә дә игътибарсыз калмады, һәрберенә туган як күчтәнәче өләшенде.

Үзләренең тырыш хезмәтләре, билгеле исемнәре белән Азнакайны дан-шөһрәткә күмүче якташлар, шәхесләр - барысы да ихтирам һәм игътибар түрендә булдылар бу көнне.

Кичә бары тик онытылмаслык мизгелләрдән генә торды. Азнакай һәм Әлмәт муниципаль районнары башлыклары Марсель Шәдуллин белән Мәҗит Салиховларның халкыбызның борынгыдан килгән йоласына тугры калып сөлге, түбәтәй алышулары,заманында бер район булып яшәгән, язмышлары бер тамырдан булган ике кала арасында сузылган дуслык күперен мәңгелек итәргә сүз бирешүләре, тумышлары белән Азнакайдан булуларына Һәрчак горур булган ӘзҺәр Шакиров, Марсель Галиев, Рөстәм Закуаннарның, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама Азнакай якташлык җәмгыятьләре җитәкчеләренең тәбрикләүләре залдагыларның күңел төпкелләрен айкады, җылы хисләргә төрде, хатирәләргә күмде.

Ихтиярсыз бит буйлап тәгәрәгән күз яшьләре кулъяулыкларга сеңделәр... Азнакайның үзеннән килгән, кайсысы республика, кайсы ил, кайсы дөньякүләм танылу яулаган "Квартет", Юлдаш", "Трио" төркемнәрен, Миргаз Шәрәфиев, Булат Җиһаншин, Язгөл, Илнур Сәгыйтов, Светлана Калимуллина, Лилия Тимерова, Алмаз Закировны, һәм башка йолдызларыбызны - җырчыларыбызны да, биючеләребезне дә, баянчыларыбызны да, балаларыбызны да, алып баручыларыбызны тамашачы "афәрин", "булдырасыз" кебек сүзләр белән алкышларга да, чәчәкләргә дә күмде.

Ә инде үзләрен һәрчак Азнакайныкы дип санаучы Салават Миннеханов белән Гүзәлем, Равил Галиев, Ләйсән Гыймаевалар ямь өстенә ямь өстәделәр.Татар эстрадасының йөзек кашы, Азнакайның сөекле Зәйнәп Фәрхетдинова үзенең очрашуда катнашуы белән, яңгыраган җырлпры аша туган ягына булган мәхәббәтенең никадәр көчле булуын тагын бер кат исбатлады...

"Афәрин, туган як!" " Әфарин, Азнакай!" Азнакайлар Әлмәттә оештырган чарага бәя әнә шундый булды. Узган елларны Төркиянең Тарсус, Белорусиянең Ивье калалары халыкларының да күңеллрен яулап кайткан эштә дә беренче була белгән, Инде Чатыр тау җыены белән дә үзен танытырга өлгергән, кардәшлекне дә алга куярга онытмаган азнакайлыларны күп өлкәләрдә өлге һәм үрнәк булып яшиләр дими , ни диясең?!

Гөлгенә Кәримова

Фото aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай белән Әлмәт кардәшлек җепләрен ныгытты