Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай балаларының хокуклары якланамы?

Сишәмбе көнне район хакимияте бинасында Татарстан Республикасында бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина халыкны кабул итте. Сораулар, нигездә, ятим балаларны торак белән тәэмин итү, уку йортларына кабул ителгәндә аларга каралган ташламалар, опекадагы балаларны чит илгә алып чыгу мөмкинлеге, инвалид балаларга шәһәрдә тернәкләндерү үзәге кирәклеге хакында булды. -Ай саен...

Сишәмбе көнне район хакимияте бинасында Татарстан Республикасында бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина халыкны кабул итте.

Сораулар, нигездә, ятим балаларны торак белән тәэмин итү, уку йортларына кабул ителгәндә аларга каралган ташламалар, опекадагы балаларны чит илгә алып чыгу мөмкинлеге, инвалид балаларга шәһәрдә тернәкләндерү үзәге кирәклеге хакында булды.

-Ай саен төрле районнарда шундый кабул итүләр оештырабыз. Аеруча Казаннан ерак районнарга чыгарга тырышабыз. Бүгенге көндә иң кискен проблема - ул ятим балаларны торак белән тәэмин итү. Чират бик зур һәм бу мәсьәлә якын арада гына хәл ителмәячәк. Соңгы вакытта аерылышканда ата-аналар арасында баланы бүлешү күренеше ешайды. Мондый очракларда балаларга зур психологик зыян салына. Шулай ук балаларның белемгә, сәламәтлеккә хокукларын бозу очраклары да еш күзәтелә. Шунысы куанычлы, социаль тәэмин итү һәм хезмәт күрсәтү буенча шикаятьләр кимеде. Безне бигрәк тә балаларны кыерсыту очраклары нык борчый. Мондый хәлләрне ачыклау бик катлаулы, баласын кыерсыткан ата-аналар закон буенча җинаять җаваплылыгына тартыла, - дип төп проблемалар белән таныштырды Гүзәл Удачина журналистларга биргән әңгәмәсендә.

Инвалид бала тәрбияләүче аналарның «Умырзая» ирекле җәмгыяте җитәкчесе Елена Исламова күтәргән мәсьәлә бик актуаль.

-Гадәттә инвалид балалы гаиләләр - ул тулы булмаган гаиләләр, бала мәшәкате ана җилкәсенә төшә. Башка шәһәргә тернәкләндерү үзәгенә бару матди чыгым таләп итә. Ә мондый гаиләдә һәр тиен исәптә. Аннан соң, күп кенә үзәкләрдә баланы анасы белән алмыйлар. Ә инвалид баланы якын кешесеннән аерып дәвалауның нәтиҗәсе әллә ни сизелми. Үзебезнең шәһәрдә шундый үзәк кирәк, - ди ул.

-Әлеге мәсьәлә район җитәкчелеге тарафыннан республика югарылыгына уникенче елын күтәрелә, әмма уңай җавап килми. Чыннан да, инвалид бала тәрбияләүче ананың тулы көн булмаса да эшлисе, каядыр барасы бар. Менә шундый очракларда баласын вакытлыча калдырып тору үзәге булдыру өстендә эш алып барабыз, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев.

Әлеге үзәк ата-анасы дөньясын онытып эчкәндә үз иркендә калган балаларны сыендыру йорты да булыр иде. Әлегә бу мәрхәмәтле миссияне район үзәк сырхауханәсе башкара.

-Чынлап карасаң, бүгенге көндә 80-90 процент ятим баланың әти-әнисе исән, алар эчкечелеккә сабышкан. Баланы үз гаиләсеннән аеру - җан өзгеч нәрсә. Безгә бу яклап чит илләрнең уңай тәҗрибәсен өйрәнеп, гаиләне саклап калу өстендә эшләргә кирәк, - ди Татарстан Республикасында бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил.

Соңыннан ул балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында, тәрбиягә бала алган һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрдә булды, яшәү шартлары белән кызыксынды.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай балаларының хокуклары якланамы?