Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай балалары юл йөрү кагыйдәләрен әниләре белән бергә өйрәнәләр. ФОТОРЕПОРТАЖ.

Күпчелек юл-транспорт вакыйгалары юл йөрү кагыйдәләрен белмәү аркасында килеп туа. Азнакай шәһәренең 10 нчы "Алтынчәч" балалар бакчасында "Кайгыртучан әни" акциясе кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында "Безнең чаналар үзләре яктырта" дигән бәйге узды. Юл-патруль хезмәте инспекторы Илнар Гыймаев балаларга яктылыкны кире кайтара торган элементлар бүләк итте һәм аны файдалану турында профилактик әңгәмә...

Күпчелек юл-транспорт вакыйгалары юл йөрү кагыйдәләрен белмәү аркасында килеп туа. Азнакай шәһәренең 10 нчы "Алтынчәч" балалар бакчасында "Кайгыртучан әни" акциясе кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында "Безнең чаналар үзләре яктырта" дигән бәйге узды. Юл-патруль хезмәте инспекторы Илнар Гыймаев балаларга яктылыкны кире кайтара торган элементлар бүләк итте һәм аны файдалану турында профилактик әңгәмә үткәрде.

Аннан соң 8 әни балалары белән "транспорт чараларын" яктылыкны кире кайтара торган элементлар белән бизәделәр. Жюри аларның эшен бәяләп, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

- Мондый чара юл-транспорт һәләкәтләрен киметергә булышыр һәм әти-әниләр балаларына кием, сумкалар сатып алганда, аларда яктылыкны кире кайтара торган элементлар булуына да игътибар итәләр дип уйлыйбыз, - ди юл хәрәкәте куркынычсызлыгы территориаль идарәсенең Азнакай бүлеге начальнигы Альмира Сәгдәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев