Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай балалары XIX сәламәтләндерү лагерьлары фестиваленнән көмеш кубок алып кайтты

Ут күршеләребез "Җәлилнефть" идарәсе "Дуслык" балалар сәламәтләндерү лагереның унтугызынчы фестивале булып узды. Аның чишмә башы Азнакай җире булуын искәртеп үтәргә кирәк. "Татнефть" ААҖ балалар өчен акчасын да, мөмкинлеген дә кызганмый. Пионер лагерьлары бөтен ил буенча таралып беткәндә дә Татарстан нефтьчеләре "балалар ял йортларын" саклап кына калмады, яңа биналар төзеде, искеләрен...

Ут күршеләребез "Җәлилнефть" идарәсе "Дуслык" балалар сәламәтләндерү лагереның унтугызынчы фестивале булып узды. Аның чишмә башы Азнакай җире булуын искәртеп үтәргә кирәк.

"Татнефть" ААҖ балалар өчен акчасын да, мөмкинлеген дә кызганмый. Пионер лагерьлары бөтен ил буенча таралып беткәндә дә Татарстан нефтьчеләре "балалар ял йортларын" саклап кына калмады, яңа биналар төзеде, искеләрен төзекләндерде, аларга яңа сулыш өрде.

«Дуслык» лагерының ярты гасырлык юбилеен билгеләп үткән фестивальгә Җәлил нефтьчеләрен котларга Россия "Нефтегазстрой" профсоюзы рәисе Лев Миронов, БДИның "Нефтегазстрой" профсоюзы генераль секретаре Мелик Мирзоев, Мәскәү Федерациясе профсоюзлары рәисе Тамара Щеглова, ТР профсоюзлар Федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева, балаларны сәламәтләндерү, ялын һәм мәшгульлеген оештыру буенча республика "Җәй" үзәге директоры Раил Моратшин да килде.


Бәйрәм хореография коллективлары һәм әкият персонажлары катнашында театральләшкән күренеш белән башланып китте. "Татнефть" ААҖ җитәкчелеге исеменнән кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм профком рәисе Гомәр Яруллин, хуҗалар исеменнән "Җәлилнефть" идарәсе җитәкчесе Мәлик Каюмов, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы урынбасары Резеда Зәгыртдинова котладылар.

Бәйрәм әләмен "Дуслык" лагере командасы капитаны күтәрде. Мәйданда флорбистлар, футболчылар командалары көч сынашты. "Рухият" яңарыш фонды яшь рәссамнарның эшеннән бәйге хәзерләгән иде. Һәр коллектив сәхнәдә үзе әзерләп килгән сәнгать эшен, "визиткасын" күрсәтте. Вожатыйлар да читтә калмады. Алар да үз араларында көрәште. Фестивальдә урыннар гадәттә бирелми.

Әмма шулай да иң яхшы капкачы, сакчы, һөҗүмче, йөгерешче, йөзүчеләр ачыкланды һәм аларга "Татнефть" ААҖ профком рәисе Гомәр Яруллин Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. «Азнакайнефть»нең "Каенкай", «Бөркеткәй» балалар сәламәтләндерү лагерьларында ял итүчеләр флорбол уенында катнашып, фестивальдән "Көмеш" кубок, ә "Бөркеткәй" балалар сәламәтләндерү лагере командасы туп тибеп кертү һәм озынлыкка сикерүдә призлы урынга лаек булдылар.

Киләсе фестиваль әләме тантаналы төстә юбиляр предприятие «Лениногорскнефть» идарәсе «Ландыш» сәламәтләндерү лагерена тапшырылды.

Нәфис Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай балалары XIX сәламәтләндерү лагерьлары фестиваленнән көмеш кубок алып кайтты