Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Сандугач сайрар илем» фестивалендә лауреат булдылар

"Татнефть" ААҖнең "Рухият" рухи яңарыш фонды иҗат елын Азнакай җирендә башлап җибәрде. "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты фестиваленең "Вокал-соло" буенча йомгаклау туры 24-25 гыйнварда шәһәребезнең «Каенкай» ял базасында узды. Анда нефть төбәгендәге егерме районнан 86 конкурсант чыгыш ясады. Районыбыз данын Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары яклады. Әминә Рәхимова - икенче...

"Татнефть" ААҖнең "Рухият" рухи яңарыш фонды иҗат елын Азнакай җирендә башлап җибәрде. "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты фестиваленең "Вокал-соло" буенча йомгаклау туры 24-25 гыйнварда шәһәребезнең «Каенкай» ял базасында узды. Анда нефть төбәгендәге егерме районнан 86 конкурсант чыгыш ясады.

Районыбыз данын Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары яклады. Әминә Рәхимова - икенче дәрәҗә, Ләйсән Гайфиева һәм Азамат Миргалиев өченче дәрәҗә лауреат исемен яуладылар. Анастасия Маркушина, Азамат Рәхимов, Рамазан Фазлыев, Динарис Бәширов дипломант булдылар (укытучылары Наилә Шәрифуллина, Фирдәүс Әхмәтгалиева, Резидә Шәфыйгуллина, Розалия Хәбибуллина).

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев