Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә солдат хатларына багышланган кичә үтте

Җиңү бәйрәме уңаеннан Балалар иҗат үзәгендә солдат хатларына багышланган кичә үтте. Миллионлаган корбаннар алып киткән сугыш кайтавазы югалтулар кайгысыннан саргайган әлеге хатларда саклана. Яшь буынга ул дәһшәтле еллар чынбарлыгын туп тавышы тынып торган арада окопларда язылган юллар җиткерде. Аларда - туган якны, гаиләне сагыну, дошманга нәфрәт... Һәр өйдә өчпочмаклы хатларны...

Җиңү бәйрәме уңаеннан Балалар иҗат үзәгендә солдат хатларына багышланган кичә үтте.
Миллионлаган корбаннар алып киткән сугыш кайтавазы югалтулар кайгысыннан саргайган әлеге хатларда саклана. Яшь буынга ул дәһшәтле еллар чынбарлыгын туп тавышы тынып торган арада окопларда язылган юллар җиткерде. Аларда - туган якны, гаиләне сагыну, дошманга нәфрәт...
Һәр өйдә өчпочмаклы хатларны дүрт күз белән көтеп алганнар. Шул елларда почтальон булып эшләгән Евдокия Калинина үз истәлекләре белән уртаклашты.
-Алтынчы сыйныфтан Холмовкадан Тимашевога йөреп, почта ташыдым. Ашарга, кияргә юк. Мәктәптә дәресләр бетү белән эшкә йөгерәм. Кемгәдер шатлык, кемгәдер кайгы алып киләм. Әбием өч улын озатты сугышка, өчесе дә ятып калды. "Похоронка"ларны тапшыру бик авыр иде. Авылыбыздан утыз өч кеше фронтка китте, егерме сигезе әйләнеп кайтмады. Кырда бүреләр белән очрашкан чаклар да булды. Бүгенге матур тормышка шатланып яшәгез, без күргәннәрне күрергә язмасын! - диде мәгариф ветераны.
Кичәдә шулай ук Җиләк Иванова, Диләрә Сафина үзләренең авыр балачаклары, әтиләре хакында сөйләделәр, аларның хатларын кадерле ядкәр итеп саклауларын әйттеләр.
Фойеда сугыш чоры фотосурәтләре һәм хатларыннан күргәзмә оештырылган иде.
-Без алдан акция игълан итеп, солдат хатларын, фотосурәтләрне халыктан җыйдык. Балалар тарихыбызны үз күзләре белән күреп-белеп үсеннәр! - ди мәгариф музее бүлеге мөдире Тәкъсимә Гарипова.
Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә солдат хатларына багышланган кичә үтте