Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай бакчачылары орлыкларын барлый башлады

Яз җитүгә бакчачылар төрле яшелчә, чәчәк орлыкларын барлый башлый. Бигрәк тә аларның куллану вакытына игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, кайбер культуралар озак саклана, кайберләре бер-ике елдан соң уңыш бирми. Орлыкны үзе әзерләүчеләр бар. Ә сатып алганда түбәндәгеләрне күз уңыннан ычкындырмагыз: орлык пакетында аны җитештерүче оешманың адресы, культураның исеме, сатуга чыгарылу вакыты,...

Яз җитүгә бакчачылар төрле яшелчә, чәчәк орлыкларын барлый башлый. Бигрәк тә аларның куллану вакытына игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, кайбер культуралар озак саклана, кайберләре бер-ике елдан соң уңыш бирми.


Орлыкны үзе әзерләүчеләр бар. Ә сатып алганда түбәндәгеләрне күз уңыннан ычкындырмагыз: орлык пакетында аны җитештерүче оешманың адресы, культураның исеме, сатуга чыгарылу вакыты, сорт исеме, орлыкларның күләме язылырга тиеш. Вакыты чыккан орлыктан яхшы үсенте көтеп булмый.


Кызганычка каршы, базарларда намуссыз сатучылар да бар. Сатучыларның һәр орлыкка аның сортын һәм сыйфатын раслаучы документы булырга тиеш. Бу орлыкның безнең районга яраклаштырылганмы икәнен дә сорарга кыенсынмагыз, юкса уңышсыз калуыгыз бар.


Сортлар һәм гибридлар арасыннан сайлаганда, гибрид орлыкларның уңышны тотрыклы бирүен, яхшырак үсүен, авыруларга һәм табигать шартларына чыдамлырак, җимешләренең тәмлерәк икәнен белү кирәктер. Әмма гибридлардан орлык алып булмый.


Орлыкларны документларсыз сату очракларына яки бакча участогында шикле корткычларга, авыруларга, чүп үләннәргә тап булсагыз, Россельхознадзор идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай бакчачылары орлыкларын барлый башлады