Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай – Бахчасарай арасы тагын да якыйнайды

Азнакай делегациясе Кырымның Бахчасарай районында булып кайтты. Кунакларны район башлыгы Рефат Дердаров һәм аның командасы җылы каршы алды. - Безнең Татарстандагы хезмәттәшләребездән өйрәнер әйберләр җитәрлек. Бу белем һәм тәҗрибә уртаклашу, дуслыкны ныгыту өчен яхшы мәйданчык, - диде Рефат Дердаров. Ул шулай ук авыр вакытта иң беренче булып ярдәм кулы сузган...

Азнакай делегациясе Кырымның Бахчасарай районында булып кайтты. Кунакларны район башлыгы Рефат Дердаров һәм аның командасы җылы каршы алды.

- Безнең Татарстандагы хезмәттәшләребездән өйрәнер әйберләр җитәрлек. Бу белем һәм тәҗрибә уртаклашу, дуслыкны ныгыту өчен яхшы мәйданчык, - диде Рефат Дердаров. Ул шулай ук авыр вакытта иң беренче булып ярдәм кулы сузган азнакайлыларга тирән рәхмәтен белдерде.

Делегация район Советы, хакимият бүлекләре, авыл җирлекләренең эше белән танышты.

- Безгә Бахчасарай районының инновация өлкәсен һәм икътисади егәрлеген тәкъдир иттеләр. Ике як өчен дә файдалы очрашу булды, чөнки безнең - алардан, аларның бездән үрнәк алырлык яклар җитәрлек. Кырым ягының табигате искиткеч, азнакайлыларны ял итәргә чакырып калдылар, - ди район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Эльвира Галиева.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай – Бахчасарай арасы тагын да якыйнайды