Азнакай авылларындагы ФАПлар профилактик кабул итү үткәрде
Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы кысаларында атна дәвамында Камышлы, Урсай, Баланлы Бүләк, Балтач авыллары фельдшер-акушерлык пунктлары сәламәтлек мәктәпләрендә чираттагы кабул итү үткәрелде. Фельдшерлар һәр килүченең кан басымын тикшерделәр, консультацияләр бирделәр. Сүз дә юк, кан басымы авырулыларга даими дәвалану таләп ителә, шул нисбәттән шәфкать ияләре дарулар куллануга аеруча басым ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев