Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай авылларында район һәм авыл җитәкчеләренең халык алдында еллык эшчәнлеккә хисап җыелышлары тәмамланып килә

Авылларда район һәм авыл җитәкчеләренең халык алдында еллык эшчәнлеккә хисап җыелышлары тәмамланып килә. Бу атнада мондый җыеннар Мәлбагыш, Сарлы, Бирючевка, Вахитов авыл җирлекләрендә узды. Вахитов авыл җирлеге хисап җыелышында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район һәм шәһәр оешма-предприятие җитәкчеләре, хуҗалык җитәкчеләре - инвесторлар катнашты. Мәгълүм булганча, Вахитов авыл биләмәсе башлыгы...

Авылларда район һәм авыл җитәкчеләренең халык алдында еллык эшчәнлеккә хисап җыелышлары тәмамланып килә. Бу атнада мондый җыеннар Мәлбагыш, Сарлы, Бирючевка, Вахитов авыл җирлекләрендә узды.
Вахитов авыл җирлеге хисап җыелышында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район һәм шәһәр оешма-предприятие җитәкчеләре, хуҗалык җитәкчеләре - инвесторлар катнашты. Мәгълүм булганча, Вахитов авыл биләмәсе башлыгы вазифаларын башкаручы итеп бер атна элек кенә Илмир Шәйдуллин сайланган иде. Шуңа да ул үзенең хисап чыгышында эшләнгән эшләрдән бигрәк, алда торган бурычларга тукталды. Моңа кадәр Җиңү бистәсе гомумбелем мәктәбендә укытучы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгәнлектән ул бу җирлекнең проблемаларын тирәннән белеп тора һәм яшь җитәкче үз эшенең беренче көннәреннән үк спорт мәйданчыкларын төзекләндерү; бистәдәге мәдәният йортына капиталь ремонт ясау мәсьәләсен күтәреп чыкты. Хисап елында Вахитов җирлегендә су линияләрен, юлларны төзекләндерү, күпер һәм буаны ремонтлау, агачларны кисү, зиратларны төзекләндерү кебек зур эшләр башкарылган. Авыл халкы әлеге эшләрне башкаруда башлап йөргән элеккеге авыл җитәкчеләре, зур ярдәм күрсәткән район җитәкчелеге, бигрәк тә депутатлары Марсель Сәмигуллинга, туган җире өчен янып-көеп яшәгән башка авылдашларына рәхмәтле.
"Вахитов" хуҗалыгы элек-электән иң алдынгы, данлыклы хуҗалыкларның берсе булып килде. Шушы җирлектә фидакарь хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан авыл агайлары һәм апайлары хуҗалыкның киләчәге өчен, әлбәттә, борчылалар. Бу уңайдан инвесторларга да бераз үпкәләре (бигрәк тә малларның баш санын киметүдә) бар. Әмма, авыл халкы шул ук вакытта инвесторларның ныклы терәк булулары, төрле бәйрәм чараларын уздырып, бүләк-күчтәнәчләр белән хөрмәтләүләрен дә ихтирам белән искә алды. Җирлек, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл халкы бердәм булып, бергәләп эшләгәндә генә яңадан-яңа уңышларга ирешергә, авылны гөлбакча итәргә мөмкин.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да үз чыгышында әнә шуңа басым ясады, фидакарь авыл халкына олы рәхмәтен белдерде, ә авыл мәдәният йортын ремонтлауны киләсе ел Республика программасына кертү өстендә эшләячәкләрен әйтеп үтте.
Җыелышта җитәкчелеккә сораулар да күп булды. Мәсәлән, таш йортларда яшәүчеләр канализация чокырларының тулуыннан зарландылар; автобус тукталышы булдыру, булганына исә яктылык кертү; мәдәният йортын уен кораллары белән җиһазлау кирәклеге һәм башкалар турында ә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай авылларында район һәм авыл җитәкчеләренең халык алдында еллык эшчәнлеккә хисап җыелышлары тә...