Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай авылларында печән өстенең иң кызган вакыты

Авылда печән өсте. Бүген аның иң кызган вакыты. "Союз-Агро" ҖЧҖ әлеге чарага иң җитди караучы хуҗалыкларның берсе. Алар бүгенге көндә 696 тонна азык берәмлеге хәзерләгәннәр. Бу бер баш шартлы терлеккә 1,7 центнер азык берәмлеге дигән сүз. Шулай ук "Чалпы" җәмгыятендә 61 тонна (1,7 ц), "Таллы Бүләк" тә 38 тонна (0,8...

Авылда печән өсте. Бүген аның иң кызган вакыты. "Союз-Агро" ҖЧҖ әлеге чарага иң җитди караучы хуҗалыкларның берсе. Алар бүгенге көндә 696 тонна азык берәмлеге хәзерләгәннәр. Бу бер баш шартлы терлеккә 1,7 центнер азык берәмлеге дигән сүз. Шулай ук "Чалпы" җәмгыятендә 61 тонна (1,7 ц), "Таллы Бүләк" тә 38 тонна (0,8 ц) сыйлы терлек азыгы хәзерләүгә зур игътибар бирәләр. Район буенча барлыгы 4,8 мең гектарда - печән чабылган, 2,9 мең мең гектар мәйданнан сенаж салынган. 2 мең 100 тонна печән, 7 мең тонна сенаж хәзерләнгән. Районда бер баш шартлы терлеккә 2,3 центнер азык берәмлеге әзерләнгән, ә план буенча - 28,7 центнер.

Печән әзерләүнең иң кулай чоры бик тиз үтеп китә ул. Күпьеллыкларның бе­ренче уңышын вакы­тында һәм сыйфатлы итеп җыюны оештыра алмаган хуҗалык­ларның бу кырлардан икенче һәм өченче тапкыр мул итеп печән әзерли алуы да ничектер шикләндерә. Мондый һава шартлары торса, икенчесенә өмет бармы, юкмы әле.

Бертуктаусыз кыздырган кояш үсемлекләрне көне-сәгате белән киптерә. 10 көн эчендә күпьеллык үләннәрне печәнгә чабып алмаганда, алардан коры кура гына утырып калуы ихтимал. Печәнне җыйнап алу авырлык тудырмый, чөнки иртән чапкан печән кичкә шытырдап кибә дә.

- Сүлпәнлек - гафу ителмәслек хәлгә китерергә мөмкин. Бүген булган кадәресен тиз арада ,югалтусыз җыеп алырга кирәк. Эшнең тоткарлануына бер сәбәп тә юк. Терлек азыгы сыйфатлы булганда гына, терлекләр көр була, бозауларның үлем -китеменә юл куелмый. Әлбәттә, сөтнең сыйфаты да азыкка бәйле, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов.


Яфрак азык, үләннәр - терлекләр өчен кышын алыштыргысыз витамин чыганагы. Яфрак азык хәзерләү кебек мөһим чарада шәһәрлеләрнең дә ярдәм кулы сузуы матур традициягә әйләнде. Шушы атнада узган дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәр коллективка әлеге игелекле чарада үз өлешен кертергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай авылларында печән өстенең иң кызган вакыты