Азнакай авылларында кадрлар дефициты мәсьәләсен хәл итәләр
Кайсы һөнәр яхшырак? Мәктәп бусагасын атлап чыгарга торган һәр укучы үз-үзенә шундый сорау бирәдер. Аларга дөрес юлны сайларга уку урыннары ярминкәсе ярдәм итә. Быел мәшгульлек үзәге аны 19 февральдә Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалы бинасында оештырды. Авыл һәм шәһәр мәктәпләренең 9 нчы, 11 нче сыйныф укучыларын фойеда көллият үз күргәзмәсе...
Кайсы һөнәр яхшырак? Мәктәп бусагасын атлап чыгарга торган һәр укучы үз-үзенә шундый сорау бирәдер. Аларга дөрес юлны сайларга уку урыннары ярминкәсе ярдәм итә. Быел мәшгульлек үзәге аны 19 февральдә Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалы бинасында оештырды.
Авыл һәм шәһәр мәктәпләренең 9 нчы, 11 нче сыйныф укучыларын фойеда көллият үз күргәзмәсе белән каршы алды.
-Мин сатучы, контролер-кассир булырга укыйм. Аеруча этика дәресләрен яратам. Хәзер бит сатып алучыны җәлеп итү өчен үзеңне әдәпле, мөлаем тотарга кирәк. Кибеттәге товарларга да инде икенче күзлектән карыйм. Укудан тыш вакытта бию, кул эшләре түгәрәкләренә йөрим, - ди беренче курс студенты Гөлназ Нигъмәтуллина.
Ә менә Руслан Шириазданов май аенда кулына автомеханик дипломы алачак икән.
-Практиканы үзебезнең Әсәй авылында үттем. Егет кеше өчен бик кирәкле һөнәр. Машинам кайда ватылып калыр икән дип куркасы юк, - ди ул.
Азнакай 1 нче мәктәбенең 9 нчы сыйныфында укучы Владимир Карпов көллиятнең тракторчы-машинистлар әзерләү бүлегенә кызыккан. Ул киләчәген авыл хуҗалыгы белән бәйләргә уйлый.
-Биредә җиңел машина йөртергә дә укыталар, берьюлы ике һөнәр алып чыгасың. Аннан өйгә кайтып йөрергә дә ерак түгел. Укып бетергәч, эшкә урнаштыралар, - ди егет.
Ә актлар залында Казан һәм якын-тирә шәһәрләрдә урнашкан унөч югары һәм һөнәри белем бирү йорты вәкилләре урын алган. Күпчелек укучылар югары уку йортлары тирәсендә кайнаша.
- Интернетка караганда, мондый ярминкәләрдә белгечләр белән турыдан-туры аралашырга, кызыксындырган сорауларыңа җавап алырга мөмкин. Бүген үзем өчен бик күп файдалы мәгълүмат тупладым, - ди Урманай мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Алина Васканян.
Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов Бөгелмә медицина училищесы вәкилләреннән биредә күпме азнакайлы укуы хакында кызыксына.
-Районга, бигрәк тә авылларга фельдшерлар җитми, халык җыеннарда бу мәсьәләне еш күтәрә, - ди ул. - Шулай ук сыер савучылар, механизаторлар, агрономнар, хәтта икътисадчыларга кытлык.
Әмма күпме генә сораштырмадым, укучыларның берсе дә авылга кайтырга атлыгып тормый. Хәтта яшь табибларга бирелә торган миллион сум да кызыктырмый аларны.
-Авылда мәктәп тә, балалар бакчасы да ябылды. Барыр җир юк, күңелсез. Музыкаль белем алыр өчен Азнакайга йөрибез, - диләр кызлар һәм егетләр.
-Шулай һәрберегез читкә каергач, ябыла инде ул мәктәпләр, - дип карыйм.
Авылда, юкса, шартлар шәһәрдәгедән ким түгел хәзер. Һәрберсенә асфальт юл тоташкан, өйләргә газы, суы кергән. Хәтта бәдрәф тә өйдә. Яшьләрне нәрсә куркыта соң? "Эшсезлек", - димәкчеләр. Шәһәрдә дә бәлеш пешереп көтеп тормыйлар, анысы.
Мәшгульлек үзәгенең әйдәр инспекторы Лилия Сабирҗанова кадрларга сорау нәкъ менә авыл хуҗалыгында зур булуын әйтте.
-Мондый ярминкәләрне ешрак үткәрергә кирәк, - дип исәпли Кәкре Елга мәктәбе директоры урынбасары Рамил Җиһаншин. - Үз күзең белән күрү ул бөтенләй икенче нәрсә.
Мәктәпләрдә профориентация эшчәнлеген тиешле дәрәҗәгә куярга, үзебезнең предприятие, оешмаларга сәяхәтләр оештырырга кирәк. Шул чагында укучыларның туган якта калу-калмау буенча фикерләре дә үзгәрергә мөмкин. Әнә, әнисе юлыннан шәфкать туташы булып китәргә хыялланган Рәмилә Гыйздәтова да башта: "Юк, Азнакайда калмыйм!" - дип каты торса да, саубуллашканда: "Бәлкем авылга кайтырмын әле", - дип куйды.
Резеда Шәрипова,
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев