Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай авылларында халыктан үзара салым җыю буенча референдумнар үтәчәк

Олы өйгә ни кирәк, кечесенә шул кирәк дигәндәй, авылларга да кечкенәме ул, әллә ничә урамлы зур авылмы - юлы да, суы да, социаль объектлар да - яшәү өчен һәммәсе кирәк. Хөкүмәтнең 2013 елда дөнья күргән үзара салым туплау турындагы карары да менә шуны күздә тотып чыгарылган. Аның нигезендә быел муниципаль...

Олы өйгә ни кирәк, кечесенә шул кирәк дигәндәй, авылларга да кечкенәме ул, әллә ничә урамлы зур авылмы - юлы да, суы да, социаль объектлар да - яшәү өчен һәммәсе кирәк. Хөкүмәтнең 2013 елда дөнья күргән үзара салым туплау турындагы карары да менә шуны күздә тотып чыгарылган.

Аның нигезендә быел муниципаль район берәмлекләрендә халыкның салым җыюга ризалыгын алу - референдумнар үткәрелә. Безнең муниципаль районда ул 29 июньгә билгеләнгән. Укучыларыбыздан бу хакта тулырак аңлатма бирүне сорап шалтыратулар булды һәм без аны район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймовка юлладык.


- Әлбәттә, бу карар халыкка ныклап аңлатылып, аның ризалыгы белән тормышка ашырыла. Инде башланып киткән авыл җыеннарында үзара салым турында сүз алып барыла, бергәләп киңәшәбез, кичекмәстән башкарыласы эшләрне барлыйбыз. Халык бер дә каршы түгел, барсының да юлларны да тигез итеп, авылны да матур итеп, зиратларны да төзек, пөхтә итеп күрәсе килә. Хәер, һәр авылның үз проблемасы, хәл итәсе мәсьәләләре.

Җыеннарда сүз кузгату гына булса, референдум үткәреп, рәсми тавыш бирү дә оештырылачак. Үзара салымның быелга күләме - инвалидлардан кала, 18 яше тулган һәркемгә 200әр сум. Бу сумманың күләме кешеләрнең үзләренә бәйле. Бер авылда, әйтик, парк ясыйсылары киләдер, ә икенчесендә юлларны ас-фальтламакчылардыр. Бу эшләр төрле бәягә төшә, шуңа да халык хаҗәтлектән чыгып, уртак сөйләшеп, киңәшеп, сумманы үзе билгеләргә дә мөмкин. Ә инде җыелган һәр сумга дәүләт янә дүрт сум өсти.

"Авылда яшибез, ә рәсми теркәлүебез шәһәрдә, без референдумда катнашып, шулай ук салым түлиячәкбезме?" - дип сораучылар да бар. Шул авылда яшәп, барлык уңайлыклар - юллар, су һ.б белән кулланучылар, һәркем авылын үстерү, яңартуда катнашып, үз өлешен кертергә тиеш. Әгәр инде салым акчасын авыл Советына һәр йорттан үзләре кертеп түләсәләр, бу ике як өчен дә отышлы гына булыр.


Бер уңайдан, кайбер авыл биләмәләре башлыкларыннан үзара салымның нинди максатка тотыласы белән дә кызыксындык.


Чалпы авылы биләмәсе башлыгы Илшат Ибраһимов:
-Салым күләмен 200 сум итеп билгеләүгә халык риза, җыелган акчаны авыл эчендә юлларны төзекләндерүгә тотачакбыз.


Әгерҗе авыл биләмәсе башлыгы Назыйф Хәсәнов:
-Үзара салым мәсьәләсе буенча халык арасында анкета уздырдык. Җирлектә яшәүчеләрнең барсы да аның кирәклеген аңлый, беравыздан риза булуын белдерде. Җыелган акчаны әлегә төп проблема исәпләнгән юлларны ремонтлауга тотарбыз дип торабыз.


Шул уңайдан мөһим игълан:

Хөрмәтле райондашлар!
29 июнь көнне 7.00 - 20.00 сәгатьләрдә Азнакай муниципаль районының авыл биләмәләре җирлекләрендә урындагы мәсьәләләрне хәл итү максатында гражданнардан үзара салым җыю буенча референдумнар үткәрелә.
Сезнең барыгызны да сайлау участокларына килеп, референдумда актив катнашырга, тавышларыгызны бирергә чакырабыз. Авылның киләчәктәге яшәеше үзебезнең кулда!


Территориаль сайлау комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай авылларында халыктан үзара салым җыю буенча референдумнар үтәчәк