Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай авыллары референдумга әзерләнә: республика бюджеты хисабына салым акчасы 4 тапкыр арттырылачак

Азнакай районы Советында авыл биләмәләрендә үзара салым җыю буенча референдумнар үткәрүгә багышланган "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү узды. Аны район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин алып барды. Әгерҗе, Сәпәй, Чубар Абдул авыл биләмәләре башлыклары Назиф Хәсәнов, Фәния Галиева, Нияз Фәтхетдинов референдум үткәрү, үзара салым җыю буенча фикерләре белән уртаклаштылар, журналистларның сорауларына...

Азнакай районы Советында авыл биләмәләрендә үзара салым җыю буенча референдумнар үткәрүгә багышланган "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү узды. Аны район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин алып барды.

Әгерҗе, Сәпәй, Чубар Абдул авыл биләмәләре башлыклары Назиф Хәсәнов, Фәния Галиева, Нияз Фәтхетдинов референдум үткәрү, үзара салым җыю буенча фикерләре белән уртаклаштылар, журналистларның сорауларына җаваплар бирделәр.

- Үзара салым җыю буенча референдум быел өченче тапкырына үтәчәк, - дип башлады сүзне Айдар Фәндәс улы. - Быел ул республика буенча, шул исәптән безнең муниципаль районда да 20 ноябрьгә билгеләнгән. Тавыш бирү участокларын аңа әзерләү, халык арасында аңлату эшләре алып барыла. Бүгенге сөйләшүгә салым җыюны оештыруда һәм җыелган акчаларны нәтиҗәле файдалануда уңышлы эшләп килгән авыл биләмәләре башлыклары тәҗрибәсе белән танышып китәрбез. Бер үк вакытта проблемалар да барланып, аларны чишү юллары эзләнер.

Халык үзара салым җыюга ничек карый, моңа ризамы, дигән сорауга җавапны һәр башлангычка кыю иярә, проблемаларны чишүдә иҗади эзләнә, тиешенчә эшли дә, һәр мәсьәләдә үз сүзен әйтә дә торган Әгерҗе авыл биләмәсе башлыгы Назиф Хәсәнов турыдан ярып салды:

-Яшерен-батырын түгел, баштагы мәлдә халык моны бик үк хуплап алмады. Әле хәзер дә кайберәүләрдә салым сүзен ишетүгә аллергия башлана. Гәрчә, безнең үзебездә, мәсәлән, күпчелек моның авылны яшәтүдә бик отышлы булуын инде аңлады. Референдум да нәкъ менә кешеләрнең фикерен ишетү йөзеннән үткәрелә бит. Безнең җирлектә анда әлегәчә халыкның 80-90 проценты катнашып килде. Шәт, быел да шулай активлык белән узар, дип өметләнәбез.

Гомумән, районыбыз авыл биләмәләрендә халык референдумнарда үз сүзен әйтеп килә: нигездә 60, кайбер биләмәләрдә 80-90 проценты тавыш бирә (катнашучылар саны 50 проценттан артса, референдум үткән исәпләнә). Димәк, авылның бүгенге тормышы, проблемаларына күпчелек битараф калмый, аны үстерү, төзекләндерүдә үз өлешен кертергә тырыша.

Үзара салымны авылда яшәүчеләр генәме, әллә инде пропискада булган барлык кеше дә түләргә тиешме? Бу сорауга да анык җавап бирелде "Түгәрәк өстәл" барышында. Ул шушы җирлектә яшәгән һәм исәптә торган 18 яше тулган һәркемгә салына. Ә инде салым түләмәүчеләр закон нигезендә җавап тотарга тиеш булачак, чөнки җирле референдумда кабул ителгән карар әлеге муниципаль берәмлек территориясендә мәҗбүри үтәлергә тиеш. Моны, иң беренче чиратта намус эше дип тә карарга кирәктер. Ни дисәң дә, шул ук юллар да, уты, суы да, янгын сүндерү җайланмалары... - барсы да шушы җирлектә яшәүчеләр мәнфәгате өчен. Ә инде зират коймаларын яңарту әрвахлар алдындагы изге бурычыбыз, монсына да берәвебез дә каршы килмәс.

-Очын-очка ялгап яшәүче ишле гаиләләр, пенсиягә көн күргән өлкәннәр үзара салымның кирәклеген аңлап, вакытында түләргә тырыша. Әмма арада затлы йортлар төзеп керерлек мөмкинлекләре булган кайберәүләрнең шушы берничә йөз сумлык салымны да күпсенүләренә исең китә. Үзләре йөргән юлларның шушы салым акчасына яңартылуын белеп торалар югыйсә, дип үзара салым җыюга төрле караш булуын да яшермәде биләмә башлыклары.

- Авыллар арасындагы 17,5 чакрым юлны яңартырга кирәк, - ди Назиф Хәсәнов. - 1 чакрымга вакташ җәю өчен генә дә 3-4 миллион сум акча чыга. Моның өчен җирлектәге салым түләүче 850 кешедән кимендә 1 мең сум акча җыярга кирәк. Бездә салым акчасы 400 сум. Әгәр хөкүмәт субсидия өстәмәсә, бу акчага гына берни дә эшләрлек түгел, менә шуны аңласак иде.

Әйе, республика бюджетыннан салымның 1 сумына 4 сум өстәлеп, бу акчаның саллы гына артуына сөенеп, файдаланып калырга гына кирәк тә бит. Әнә, күршедәге мөслимлеләр аннан бик отышлы файдалана. Район үзәгенең көннән-көн үзгәрүенә, шәһәрдәгедән бер дә ким булмаган аллеялары, парклары, ял итү урыннарына кайткан саен сокланып киләм. Ык елгасы яры Сочиның "Набережная"сыннан бер дә ким түгел. "Түгәрәк өстәл"не алып барган Айдар Фәндәс улы да күршеләребез үрнәгендә быел Актүбә бистәсендә дә референдум үткәреп, халык шундый фикерен белдергән очракта, үзара салым акчасын бистәне төзекләндерүгә тотылачагын белдерде. Монда инде әлеге дә баягы халыкның үзенең активлыгы, мәсьәләгә аңлы карашы кирәк.

-Үзара салым күләмен 200 сумнан билгеләп башлаган идек, быел аны 300 сумнан итәргә булдык, - ди узган елларда да салым акчасына шактый гына эшләр башкарылган Сәпәй авыл биләмәсе башлыгы Фәния Галиева. - Җыелган 122 мең сум хөкүмәт өстәмәсе белән дүртләтә арттырылгач, ярыйсы гына суммага җитте. Бу акчага зират коймаларын яңарттык, юлларны тигезләдек.

4 авыллы Чубар Абдул биләмәсендә дә үзара салым җыюның үз проблемалары бар. Биләмә җитәкчесе Нияз Фәтхетдинов авылны төзекләндерүгә җыела торган салымны түләргә бик атлыгып тормаучылар да барлыгын яшермәде. 2014-2015 елларда җыелган акчаның суүткәргечләрне, юлларны яңартуга, зиратларны коймалауга тотылуын әйтте. Бу эшләрне әле дәвам итәселәре дә бар. Ул "Тукай" һәм "Мөстәкыймов исемендәге" хуҗалыкларның да авылларны төзекләндерүдә ярдәм итүләрен әйтте.

Айдар Хәлиуллин 15 авыл биләмәсендә узган елгы салым акчасының 100 процент җыелып бетүен, калган күпчелекнең дә моны 95 процентка җиткереп килүен белдерде.

-Без инде быел да авыл җирлекләрендә һәм беренче тапкыр үтәчәк Актүбә бистәсендә халык референдумнарда актив катнашыр һәм үз фикерен җиткерер, дип өметләнәбез -диде ул. - Республика тарафыннан күрсәтелгән өстәмә ярдәмне кулдан ычкындырырга ярамый, үзебезнең яшәү шартларын яхшырту өчен шундый мөмкинлек бирелгәндә, аннан отышлы файдаланып калырга кирәк.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай авыллары референдумга әзерләнә: республика бюджеты хисабына салым акчасы 4 тапкыр арттырылач...